Яңа Арыш авылында күңелле очрашу булды
Яңа Арыш авылы егете Ильдус Хафизов җитәкчелегендә районда ГСВГ (группа Советский войск в Германии) оешкан иде.
Анда хәзер төрле районнардан152 кеше исәпләнә. Әлеге оешма мәктәпләрдә укучылар белән хәрби-партиотик очрашулар, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән әңгәмәләр үткәрәләр. Шушы көннәрдә Яңа Арыш авылы мәдәният йортында да хәрби бурычларын төрле елларда Германиядә үтәгән ир-егетләребез очрашты. Ильдус Хафизов оешма әгъзаларына Ватанга тугрылык медале һәм “ГСВГ” билгесе тапшырды. Оешма җитәкчесе теләге булганнарны оешмага керергә чакырып калды һәм киләсе 2020 нче елда ГСВГ оешуының 75 еллык бәйрәмен үткәрүгә әзерлек эшләре баруы турында да сөйләде.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова, Яңа Арыш авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа