Яңа Арыш авылы мәдәният йортында аулак өй булды
Яңа Арыш авылы мәдәният йортында Фәнзилә Имамева җитәкчелегендәге "Мирас" ансамле авылдашларын җыеп аулак өй үткәрде.
Табышмаклар әйтеп, күңелле хәлләр сөйләп алгач, бергәләп татар халык уеннары "Кәрия-Зәкәрия", "Гөлбану"ны уйнадылар. Уен барышында Фәнзилә Имамева, Динар Динар Зиятдинов, Рәзилә Мөхәммәтрәхимова, Гөлнур Гәрәева, Илдус Хафизов җырлар башкардылар. Гармунчы - Татарстанның атказанган механизаторы Үзбәк Мусин бәйрәмгә ямь өстәп матур көйләр уйнады.
Автор Гөлназ Зарипова.
фото от автора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа