Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Арыш авылы китапханәсендә "Беслан фаҗигасе кайтавазы"дип исемләнгән хәтер сәгате үтте

2 нче сентябрь көнне Яңа Арыш авылы китапханәсе  мәктәп укучылары өчен "Беслан фаҗигасе кайтавазы"дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрде.

Чара терроризмның иң зур һәм җимергеч явызлык булуы турында сөйләшүдән башланды.

Соңыннан укучыларга урамда, транспортта, таныш булмаган кешеләр белән аралашуда саклык чаралары турында искәртелде. «Беслан фаҗигасе» фотосурәтләре катнашучыларны уналты ел элек булган вакыйгаларга кайтарды.

Балалар 2004 нче елгы белем көненең кайгы һәм күз яшьләре көне булуын белделәр. Өч көн тәмуг, газаплау һәм мыскыл итү, террорчыларга каршы көрәшкән сугышчыларның батырлыгы беркемне дә битараф калдырмады.

--
Разиля Мухаметрахимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса