Яңа Арыш авылы балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе булып узды.
Яңа Арыш авылы балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе булып узды.
Әлеге бәйрәмне сабыйлар көтеп алдылар. Быел дүрт бала мәктәпкә аяк басачак.
Бәйрәмдә балалар бакча хезмәткәрләренә багышлап шигырь сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Һәрберсенең чыгышы үзенчәлекле булды.
“Сау-сәламәт булып, уңышлы укырга насыйп булсын сезгә”, - дип теләкләрен җиткерделәр аларга тәрбиячеләре.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia