Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Арыш авыл китапханәсендә   “Җыр-кешенең юлдашы» дип исемләнгән музыкаль сәгать үткәрелде

 Яңа Арыш авыл китапханәсендә Халыкара музыка көненә багышланган “Җыр-кешенең юлдашы» дип исемләнгән музыкаль сәгать үткәрелде.

 Кеше тормышында музыканың әһәмияте, аның кешегә йогынтысы турында сөйләшергә китапханәгә укучылар балалар җыелды. Алар музыкаль инструментлар, аларның тарихы, танылган музыкантлар турында сөйләделәр. Кроссворд чишүдә катнаштылар. Музыка көненә багышланган күргәзмә оештырылды. Анда алдынгы композиторлар һәм аларның әсәрләре белән таныштыручы китаплар, журнал басмалары тәкъдим ителде. 6 нчы сыйныф укучысы Анастасия Захарова якташ композиторыбыз Фәтхерахман Әхмәдиевның “Яшьлегебез музыкасы” дигән китабы белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса