Балык Бистәсенең авыл китапханәсе бәйгеләрдә җиңүләр яулый
Грант акчасына алар 3D телевизор сатып алганнар
Без гаять зур дөньяда яшибез. Бүгенге катлаулы тормышта үз юлыңны табу җиңелләрдән түгел. Шулай да иң беренчеләрдән булып үз көчеңә ышанырга кирәк. Һәм сынаулардан курыкмыйча, алга таба хәрәкәт итәргә, дип уйлыйм. Максатка ирешер өчен без тырышырга, күп көч куярга тиешбез. Минем максатларымның берсе китапханәбезнең эшен камилләштерүдән гыйбарәт. Мин Яңа Арыш авыл китапханәсендә 2009 елдан бирле хезмәт итәм. Бик күп чаралар оештырылды, очрашулар үткәрелде, бик күп китаплар һәм журналлар укучылар кулына тапшырылды - бу безнең укучылар белән һәм, әлбәттә, район китапханәсе җитәкчелеге белән башкарылган эшләрнең бер өлеше генә. Алар ярдәме белән безнең китапханә 2015 елда «Иң яхшы авыл китапханәсе» грантын отты, ә 2020 елда республикакүләм конкурста катнашып «Иң яхшы мәдәният хезмәткәре" номинациясендә җиңү яуладык. Хәзер безнең фотоаппаратыбыз бар, ул безнең эшнең иң кызыклы мизгелләрен сурәтләп бирә ала. Грант акчасына без 3D телевизор сатып алуга ирештек. Яңа җиһазлар белән безнең китапханә матурайды һәм заманча төсмер алды.
Балык Бистәсе үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Рәүф Кадыйрова, бүлек мөдире Галина Гнидина, Ирина Зимнякова, Алсинә Шәрәфиевага эшебездә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә.
Кеше тормышында мәгънә һәм максат аерылгысыз бәйләнүен без беләбез. Максатлар бар, һәм без алга таба хәрәкәт итәчәкбез, эшебезнең һәм тормышыбызның мәгънәсен тормышка ашырачакбыз.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа