Яңа Арыш авыл китапханәсе балаларны кунакка җыйды
Яңа Арыш авыл китапханәсе кышкы каникул көннәрендә китап укучыларны китапханәгә чакырды.
Күңелле Яңа ел кичәсе үткәреп, балаларның күңелләрен күрде. Балалар бик теләп төрле конкурсларда катнаштылар. Бигрәк тә, "Кар бөртекләре","Яңа ел теләкләре","Кем тизрәк?!", "Бияләй" конкурсларында актив катнашып, җиңүләр яуладылар.
Бәйрәмгә балалар янына Кыш Бабай белән Кар кызы килде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Кунакка кайтучы балалар да читтә калмады. Оста шигырь сөйләүче укучылар бик күп иде биредә. Барлык балаларны таң калдырып кечкенә Әминә чыгышы гына да ни тора иде?! Балалар аның чыгышыннан гаҗәпкә калды. Араларында моңлы тавышлы җырчы егетләребез дә бар иде .Алар арасыннан, Валеев Ислам, Рахимов Ильмир, Нуриев Нәзилне әйтми китми булмый. Балалар кышкы табигать темасына багышланган табышмакларга да җавап бирделәр. Балалар «Әйе, юк"бәйгесендә дә бик теләп катнаштылар. Ахырдан ,барлык катнашучыларга да татлы бүләкләр тапшырылды. Балалар вакытны күңелле һәм кызыклы үткәрделәр, уңай эмоцияләр алдылар.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,
Яңа Арыш авылы китапханәчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа