Яңа Арыш авыл җирлегендә халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр
Яңа Арыш авыл җирлегендә халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягә әверелде. Әлеге мәҗлескә 70 яшьтән узган 85 кеше чакырылган иде. Бу чара һәр елны иганәчеләрнең матди ярдәме белән үткәрелә. Быелгы мәҗлес шәхси эшмәкәр Ленар Әхтәмов ярдәме белән үткәрелде
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәният фонды директоры, җирлегебездән депутат Нурия Хашимова авылдашларга бәйрәм бүләге итеп Казаннан артистлар чакыып авыл халкын сөендерде. Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы- Кирам Сатиев, яшь җырчы Энҗе Шәймурзина килгән иде. Мәртәбәле артистларның чыгышы өлкәннәрнең күңеленә хуш килде. Алар артистларга кушылып җырладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да таптылар. Бер мизгелдә генә яшьлекләренә кайттылар. Кунакларыбыз авылдашлар катнашында сәхнәләштерелгән Г.Камалның “Бүләк өчен” спектаклен карап хозурландылар. Өлкәннәр мондый матур бәйрәмгә бик шат иде, чөнки әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз өчен безнең хөрмәтебез, кайгыртучанлыгыбыз, игътибарыбыз һәм мәрхәмәтебездән дә мөһимрәк нәрсә юк.
Бәйрәмдә катнашучылар иганәчебезгә , оештыручыларга –җирле үзидарә рәисе Хәлим Зариповка, мәдәният йорты хезмәткәрләренә, җылы ризыклары белән сыйлаган Зәмзәмия Хөснетдиновага олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,
Яңа Арыш авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа