Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Әй, шофер, тот рульне туры!

 “ Авыл офыклары”  редакциясе күптән түгел үзенең социаль челтәрләрендә  оештырган  “Иң яхшы таксист” бәйгесенә йомгак ясады. Нәтиҗә халык биргән тавышка карап билгеләнде. Бәйгенең җиңүчесе  Мансур Мифтахов булды.

Кече Әшнәк авылында туып- үскән Мансур Мифтахов балачактан шофер булырга хыяллана.

Әти-әнисе аның гомер буе колхозда эшлиләр, гаиләдә алар ике бала тәрбияләнә.

Беренче хезмәт юлын ул район “Сельхозтехника» оешмасында слесарь булып башлап җибәрә.

Соңрак аңа шофер эшен тәкъдим итәләр, Мансур абый бик тиз ризалаша.

- 40 ел  руль артында йөрү күз ачып йомганчы сизелми үтеп китте, - ди елмаеп Мансур әфәнде.

Таксист булып ул 2010 елдан бирле эшли. «Эшем ошый. Авыр чаклары булса да, кешеләргә ярдәм итә алуым,  ашыккан юлчыны исән-имин барасы урыннарына алып барып җиткергәч, күңел сөенеп куя», - ди ул.

Клинетлары да аның хакында бары җылы сүзләр генә яудыра. Ул бик  пөхтә, игътибарлы, ачык йөзле, төгәл таксистларыбызның берсе, диләр алар.

Гаиләдә дә Мансур абый бик бәхетле ир һәм әти.Чулпан ханым белән ике бала тәрбияләп үстерәләр.

«Мин тормышымнан бик канәгать», - ди бәйге җиңүчесе Мансур Мифтахов.

Киләчәктә дә без аларга  сәламәтлек һәм мул тормыш теләп калабыз.

Гөлчәчәк Газизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса