Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хуҗалыкларда берөзлексез 30 елга якын куәтле К-700 тракторын иярләүчеләр, мөгаен, бармак белән генә санарлыктыр.

Әле андый техника белән оста итеп идарә итү генә түгел, аны һәрвакыт төзек тотарга, сакчыл эшләтә белергә дә кирәк бит.

Бу яктан Олы Укмас авылы егете Рафаэль Фатыйховка тиңнәр, чыннан да, сирәк. Хезмәттәшләренең әйтүләренә караганда, ул әле  тракторның кайбер узелларын, иптәшләре ярдәмен көтмичә, бер ялгызы сүтеп җыя торган булган. Монысы, чыннан да, күпләрне таң калдыра торган хәл. Чөнки, аның тәгәрмәчен генә дә урыныннан кузгалта алмыйча аптыраучылар күп бүген.
Бу егет, авылда  шулай ук үз вакытында тиңе булмаган балта остасы Зыятдин абзый гаиләсендә, өч кыз арасында  өченче бала булып дөньяга килә. Әнисе Миннехаят апа дүрт баласына да яхшы, төпле тәрбия бирә, һәркайсының күңелендә  әдәплелек, хезмәт сөючәнлек кебек асыл сыйфатларны иңдерә. Шуңа аларның барысының да бер дигән гаиләләре, күпләрне сокландырырлык яраткан хезмәтләре бар. Хезмәт дигәннән, кайберәүләр кебек Рафаэльгә махсус һәм югары уку йортларында укып, кирәкле документ алу максатында борчылып йөрергә туры килми, ул аларның серләренә хәрби хезмәткә киткәнче һәм аннан кайткач әкренләп үзлегеннән өйрәнә. Әлбәттә инде кыска вакытлы курслар тәмамлап, даими рәвештә белгечлеген күтәрә, өлкәннәр янәшәсендә тәҗрибәсен арттыра. Бүгенгесе көнне аның кулында барлык төр трактор, автомашина, хәтта мотоцикллар белән идарә итү хокукын бирә торган таныклыклар бар. Кыскасы, үз хезмәтенең чын остасы ул. Шулай булмаса хәрби хезмәттән кайту белән колхозда иң җаваплы рейсларны йөкләрләр идемени  үзенә. Колхозда эшләгән елларында куәтле К-700 тракторы белән аңа шәһәрләрдән төзү материаллары,Түбән Камадан өч ел дәвамында ягулык ташырга туры килә. Юл ерак булганлыктан ул һәр көнне төн уртасында юлга чыгып китәргә гадәтләнә. Әнә шулай кышын-җәен ул киеренке хезмәттә үткәрә һәм бервакытта да көтелмәгән төзексезлекләр килеп чыгып сәфәрен кичектерми.
Районыбыз биләмәсендә әкренләп булган хуҗалыклар яшәүдән туктаса да, эштән бушап өйдә тик утырмый ул. Районыбызның Яңа Арыш авылына чакырып алалар үзен. Ул анда 6 елдан артык яз башыннан туфрак әзерләү, аннары чәчүдә актив катнаша. Тарткан атка йөкне өяләр, дигәндәй чәчүлекләрне эшкәртү, азык хәстәрләү, туңга сөрүдә дә тиңнәр булмый аңа.
Бүгенгесе көнне Рафаэль Фатыйхов күршеләрендәге Качкалак авылы фермерлары Камил Гобәйдуллин белән Шамил Нәбиуллинның алыштыргысыз механизаторы. Әле  узган ел гына үзенә яңа МТЗ-1523 тракторы биргәннәр. 
Дәвамын "Авыл офыклар" газетасында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев