Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Хоккей - көчлеләр уены

Бүгенге җәмгыятебездә халкыбызның сәламәт яшәү рәвешен көннән-көн үз итүләре сөендерә.

Әле күптән түгел генә туган авылым Күгәрчен егетләренең  бергәләшеп  кышның соңгы көннәрендә хоккей ярышы үткәрергә уйлаулары хакында ишеткәч, авыл җирлеге башлыгы Альберт Сафин белән элемтәгә кердем. Ул авыл яшьләре Раил Галиуллин, Рөстәм Мингарипов белән Рифат Хәсәновның әлеге бәйге хакындагы тәкъдимнәрен бик хуплап кабул итүен белдереп, булачак уен хакында фикерләремне сорады. Бергәләп уйлаша торгач  ярышны тагын да кызыклы һәм мавыктыргыч итеп авыл халкының гомум бәйрәме төсендә үткәрү программасы барлыкка килде.  Уртак фикергә килеп һәркем үз теләкләре, тәкъдимнәре белән уртаклашты. Мондый бәйрәмне гамәлгә ашыруның барлык нечкәлекләрен исәпкә алып үз планнарын төзегәннәр. Тикмәгә генә халык телендә, киңәшле эш таркалмый, димиләр шул. Беренче чиратта бу бәйрәм әле яшь хоккей сөючеләр өчен бер дигән тәрбияви чара буларак та үзенең уңай нәтиҗәләрен бирер дип уйлыйм. Чөнки егетләрнең зур осталык белән алка кууларын әти-әниләре, туганнары гына түгел, кайткан кунаклар да зур игътибар белән күзәттеләр. Бу кышкы популяр спорт уеннарын һәркем чын күңелдән борчылып, уңышларына сөенеп кызыксынып карадылар. 
Шунысы аеруча сөендерә, авыл яшьләре әле дә кышкы спортка битараф түгел. Бәлки шуңадыр да, авылда булган һәм кунакка кайткан яшьләр арасыннан сайлап алып команда туплау зур кыенлыклар тудырмады. Нәтиҗәдә, бер дигән дүрт команда барлыкка килде. Беренчеләрдән булып яшьләр (25 яшькә кадәр),  икенче- урта яшь категориясендә (35 яшькә кадәр), өченче- өлкәнрәк (45 яшькәчә) һәм спорт ветераннары (45 яшьтән югары)  уенчылар катнашып үз осталыкларын күрсәттеләр. Барыннан да бигрәк әлеге хоккей ярышында, ветераннар белән урта буын вәкилләренең көч сынашуы  берәүне дә битараф калдырмады. Чөнки, бүгенге ветераннарыбыз элек тә мондый ярышларда  актив катнаша иделәр. 

Дәвамын "Авыл офыклар" газетасында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев