Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәттәшебезгә җитмеш - ул әле дә бик җитез

Озак еллар бер коллективта хезмәт куйган хезмәттәшләр күп еллар үтсә дә онытылмый шул.


Бүген аларның барысы да, гадәттәгечә, социаль челтәрләрдә бер-берсен барлап яшәүләрен дәвам иттерәләр, истәлекле дата, туган көннәр белән тәбрикләү дә тукталмый. Истәлек дигәннән, шушы көннәрдә генә бер хезмәттәшебез - бар гомерен күрше коллективта хезмәт куйган иптәшебезнең олы юбилее якынлашуын искәрткәч, бер мәлгә күңелдә үткәннәр яңарды.
Без ул елларда редакция белән типография коллективлары, ике оешма янәшәдә генә эшләсәк тә барлык бәйрәмнәрне бергә оештыра идек. Ул чорларда колхоз-совхозларга яфрак азыгы хәстәрләү, чөгендер араларын сирәкләү, урып-җыю чорында ындыр табагында, көзен бәрәңге алырга йөрүләр барыбызны да берләштерә торган күркәм чара иде. Барыннан да бигрәк, төшке аш вакытында табигать кочагында яшел чирәм өстендә түгәрәк табын артында тезелешеп утырып, бер-беребезне кысташып хәзинәдә булганнан авыз итү мизгелләрен ничек онытасың? Менә шулай бердәм булып эшли һәм күңелле итеп ял да итә белә идек без. Барыбыз да дус-тату яшәдек. Озак еллар бергә эшләп, барысы күз уңында булса да кайбер нәрсәләрдән хәбәрдар булмаганбыз икән бит.  Мисал өчен, типографиядә нормировщик вазыйфасын башкарган Рамиләбезнең моңарчы беребез дә Иске Арыш авылында туып үскәнен белмәдек. Чөнки барыбыз өчен ул Олы Солтан авылы кызы булып йөрде. Әтисе Миннәхмәт абзый үз чоры өчен белемле һәм бер дигән оста оештыручы булганга район җитәкчелеге аны төрле җитәкче урыннарга күчереп йөрткән. Олы Солтан авылы кызы белән танышып китүләре дә аның бирегә вәкил буларак килгән чагында була. Корноуховода сельпо җитәкчесе булып эшләгән әтисе Олы Солтанның иң чибәр кызы Рабига белән танышып китеп, үз гаиләләрен корып яши башлыйлар. Берничә айдан соң бу яшь гаиләне Иске Арыш авылына күчерәләр. Әтисе Миннәхмәт абзый биредә авыл Советы рәисе, әнисе Рабига апа бригадир хезмәтен башкара. Хезмәттәшебез Рамилә дә биредә дөньяга килә. Алар Иске Арыш авылында 8 елга якын хезмәт куйгач Олы Солтанга күчерәләр үзләрен. Һәм шунда төпләнеп калалар. Галиевләр гаиләсе тигезлектә биш балаларын үстереп аякка бастыралар. Ул елларда гөрләп торган Олы Солтан авыл мәктәбендә ныклы белем алу өчен балалар күрше төбәкләрдән килеп укыйлар. 

Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев