Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Хезмәтендә күңел халәте

Район үзәк хастахәнәсенең хирургия бүлегендә үткәрелгән чираттагы операциядән соң авыруны интенсив терапия палатасына чыгардылар.

Биредә эшләүче шәфкать туташларының тәрбияләре, күңел җылылары ничәмә-ничә кеше язмышында урын алганын беркемдә санамый...
Равия Мөхәммәтҗанова әнә шул шәфкать туташларының берсе.  
Ул Ямаш авылында Рашат һәм Бәдербанат Мәһдиевлар гаиләсендә туа. Абыйсы, энесе белән бергә тулы тормышта тәрбияләнеп, хезмәт чыныгуы алып үсә.
Башлангыч мәктәпкә бик барасы килә аның. Тиеш булмаса да, үзеннән өлкәннәр белән берничә атна укырга йөреп тә ала. Әти-әнисе, укытучылар аңлатканнан соң үз яшьтәшләрен көтәргә ризалаша.
Менә сагынып көткән мәктәп еллары да уза. Ямаш урта мәктәбен уңышлы тәмамлап, документларын Алабуга  шәһәрендәге медучилищега илтеп, керү имтиханнарын тапшыра.
Биредә уку мәктәптәгедән тамырдан аермалы. Яңа фәннәр,  таләпләр, танышлар. Тормышының бу чорын да уңышлы уза ул.
- 1995 елны укуны тәмамлап Балык Бистәсе үзәк хастаханәсенә эшкә килдем. Хирургия бүлеге мөдире Виталий Константинович Волков үзләрендә эшләргә тәкъдим итте. Беренче вакытларда хезмәттәшләремнең эш алымнарын күзәттем, аларның киңәшләрен тыңладым. Рәхмәт, алар мине үз иттеләр. 2005 елда хирургия бүлегендә бер палатаны интенсив терапия һәм реанимация палатасы итеп үзгәрттеләр. Ул вакыттагы бүлек мөдире Рафаэль Гатауллин миңа шунда күчәргә тәкъдим ясады. Бездәге авырулар игътибарга тагын да мохтаҗрак,- ди Равия ул вакытларны искә төшереп.
Балык Бистәсе егете Нияз Мөхәммәтҗанов белән гаилә коралар, төп нигездә бергәләшеп 10 ел гомер кичергәч, үз нигезләрен булдыралар, йорт салып чыгалар.
Риназ һәм Рәнис атлы ике  ул тәрбиялиләр. Тик гаилә башлыгының гына гомере кыска була.
- Улларым минем ышанычларым. Бүгенге көн Аллаһка шөкер, йөзгә кызыллык китергәннәре юк,- ди ана.
Равия җырга-моңга, сәнгатькә гашыйк кеше. Сменалардан буш вакытларында концерт-спектакльләргә йөрергә тырыша. Үзе дә җырларга ярата.
Күп еллар район үзәк хастаханәсе командасы белән  башка район коллегалары арасында үткәрелгән  Спартакиадаларда катнаша, җиңүләр яулыйлар.
Күпләр аңа бик рәхмәтле. Урамнарда, җәмәгать урыннарында килеп үзләренең матур теләкләрен җиткерәләр.
Шул минутларда  Равия Мөхәммәтҗанова тагын да шатланып, һөнәрен дөрес сайлавына, тормышта үз юлын тапканына сөенә-сөенә алга таба атлавын дәвам итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

6

2

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса