Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәт юлы башлангычында

Владислав Калабанов Агротехникумның соңгы курс студенты. Ул «Машина трактор паркын эксплуатацияләү» белгечлеге буенча белем ала.

Хәзерге көндә «Габитов» крестьян-фермер хуҗалыгында механизатор булып эшли. Хуҗалык җитәкчесе аңа яңа трактор ышанып тапшырган.
- Балык Бистәсендә яшим. Эш урыныма шәхси машинамда киләм. Автомобиль һәм трактор йөртү өчен таныклыкларым бар. Иртәнге 8 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр эшлим. Көндезге аш белән тәэмин итәләр, кырга алып киләләр. Бүгенге көндә пар җирен эшкәртәм. Трактор һәм тагылма агрегат эшләр өчен бик җайлы,- ди егет кеше тыйнак кына.
Владислав әлегә хезмәт юлы башында тора. Без аңа сайлаган һөнәренә тугры булып  киләчәктә зур уңышларга ирешүен теләп калабыз. Вакытлар узгач әле аның казанышлары турында зур күләмле басма материал газета битләрендә урын алыр дип ышанып калабыз.

Нияз Шәйдуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев