Хезмәт белән үткән гомер
Тормышта табигый мөлаемлелеге, саф күңеллелеге, гадилеге белән үзенә тартып торган кешеләр белән аралашу күңелгә зур рәхәтлек бирә.
Әлеге язмамны шундый шәхесләрнең берсе – Галәветдинова Мөршидә Ибраһим кызына багышларга уйладым. Тормыш юлында бик күп шатлык-сөенеч тулы хәлләрне дә, ачы күз яше тулы вакыйгаларны да үз эченә алган Мөршидә апаның үткән тормышына кыскача гына тукталып китмичә мөмкин түгел. Аңа катлаулы гомер юлын үтәргә, күп авырлыкларны кичерергә туры килә. Әмма ул намус белән үз җилкәләрендә барлык кыенлыкларны күтәрә һәм, шуңадыр да, язмыш аңа озын гомер юлы узарга мөмкинлек биргән.
Авырлыкларга бирешмичә, ихласлыгын югалтмаган Мөршидә апа – Яңа Арыш авылында туып, бүгенге көндә Күки авылында гомер кичерүче ак әбиләрнең берсе. Гаиләдә дүрт бала үсәләр алар: дүртенче энесе Ахыяр бүгенге көндә исән түгел, апасы Мәсүрә – Күки авылында, энесе Исхак Яңа Арыш авылында гомер кичерә.
Яшүсмер чорда кыз, әнисенә ияреп, колхозда төрле эшләрдә эшли башлый; җәй көне бәрәңге утырту, көзге чорда көлтә бәйләү, урак уру, ел әйләнәсендә мал карау – һәммәсе авыл баласының гадәти эш тәртибенә әверелә. Җәй көне бер төрле эшләр белән мәшгуль булса, кышка башкалары да өстәлә.
– Иртәдән кичкә кадәр эштә булдык, ашарга да вакыт калмый иде, – ди ул.
Язмабыз герое язмышын Укмас авылының эшчән, булдыклы, тырыш кешесе Гәбдрәшит Хөснулла улы белән бәйли. Алар икесе дә – гади авыл кешеләре, эшләп үскән авыл балалары. Гәбдрәшит абый исә бар гомерен урманчылык эшенә багышлый. Икесе дә башкарган эшләрен яратып, җиренә җиткереп эшләгәннәре өчен алар хезмәттәшләре һәм җитәкчеләренең ихтирамын, хөрмәтен яулап гомер кичерәләр. Мөршидә апа Бөек Җиңүнең юбилей медальләре, 1995 елда «1941–1945 еллардагы батыр хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән ул.
Мөршидә апаның хезмәт язмышы белән гаилә язмышы да һәрдаим үрелеп бара. Ачлык-ялангачлык чорнап алган елларның челләсендә Мөршидә апа тиңдәшләре белән барлык эшне дә башкарган, кышның зәмһәрир салкынында урман да кискән. Алар матур яшьлекләренең үткәнен сизмичә дә калганнар. Тормыш иптәше белән бер-бер артлы җиде бала – дүрт малай, өч кыз тәрбияләп үстерәләр.
– Балаларны тату үстердек. Барысы да тырышлар. Һәрбересе дә тормышта үз юлларын табып, матур тормыш кордылар. Гәбдрәшит тә бик җайлы кеше иде. Бик акыллы да булды үзе. Кулыннан килмәгән эше юк иде. Авыруы гына сындырды, 8 ел урын өстендә ятты, – ди Мөршидә апа.
Кызы Равия апа, сүзне дәвам итеп:
– Безнең әти бик дөрес, төгәл, таләпчән, гади кеше иде. Әниебез белән матур итеп, безгә үрнәк булып гомер кичерделәр. Авырту гына читләтеп узмады, – дип искә алды әтисен.
Мөршидә апа тормыш иптәше Гәбдрәшит абый белән 60 ел бергә гомер кичерә. Инде тормыш иптәшенең вафатына да 10 ел икән.
Бүгенге көндә дә әдәпле, әхлаклы, күркәм холыклы балалар тәрбияләп үстергән ана тормыш иптәшен догасыннан калдырмый, балаларына, туган-тумачаларына киңәшләре белән ярдәм итә.
«Балалар бик хөрмәтлиләр, Аллага шөкер, тәмле ризыклар белән сыйлыйлар», – ди Мөршидә апа. Җәй көне авылда яшәсә, кыш айларында балаларында кунак була икән. Аның бүгенге көндә 14 оныгы, 20 оныкчыгы бар. Барысы да матур гомер кичерәләр. Ходайдан балаларына һәм онык-оныкчыкларына исәнлек-саулык сорап, тыныч кына гомер итә ул. Дәвамчыларының игътибарын, назын тоеп, тыныч-имин тормышка куанып яши.
– Шундый рәхәт, мул, бай томышта яшибез, кадерен генә белегез, безнең чор кешесенең төшенә дә кергән әйберләр түгел бит бу. Без үскәндә, «туйганчы бер ипи ашасаң иде ул» дип хыяллана идек. Аллага шөкер, бу көннәрне дә күрдек. Илләребез тыныч, күкләребез аяз, бәндәләр сугыш афәтләре, ачлыкны, юклыкны күрмәсеннәр иде дип телим Ходайдан. Тормышның кадерен белегез! – ди Мөршидә апа.
Олы язмышлы, олы җанлы, бар нәрсәне яхшы хәтерләүче, кешеләргә карата хөрмәтле Мөршидә апага 90 яше тулган көннәрендә саулык-сәламәтлек насыйп булсын. Изге җанлы бу шәхесне Аллаһыбыз саулык белән бүләкләсен иде.
...Кайтканда, Мөршидә апаның сөйләгәннәрен тагын бер кат күз уңыннан үткәреп кайттым. Ә бит без бәхетле чорда яшибез. Балаларыбыз якты, җылы мәктәпләрдә укый, белем ала. Үзебез яраткан эш белән шөгыльләнәбез...
Җир йөзендә сугышлар кабатланмасын, алга таба да тыныч, мул, матур тормышта яшәргә насыйп булсын! Өлкән буын күргән авырлыкларны беребезгә дә күрергә язмасын иде.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia