Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Хәрби хезмәт чын ирләр эше

Бүген кайсы гына ир-егетләребезне алсак та аларның һәркайсын үз башыннан үткән хәрби хезмәт чорлары берләштерә

 Һәрбер малай бала вакытыннан ук солдат хезмәте турында хыялланып үсә. Буыннан-буынга күчеп дәвам иткән мондый күркәм гамәлләрне әдәби китаплар укып яисә кинофильмнар карап кына үзләштереп булмавын яхшы аңлыйлар алар. Чөнки, армия хезмәте ир-егет күңелендә гомер буена онытылмаслык тирән хатирәләре белән истәлекле булып кала. Аннары ул беренче чиратта егетләребезне көчле, үз максатына ирешә торган, чыдам, сабыр һәм түземле булырга өйрәтә.

Менә шундый олы тормыш мәктәбен үткән егетләр генә ил, Ватан иминлеген сакларга һәм якларга өйрәнеп үсәләр дә инде. Әнә шулай бар яктан да килгән малайлар үз иптәшләреннән дә бик күп күркәм гамәлләргә өйрәнәләр. Ә инде үсә төшкәч алар  кечкенәдән гаиләдә күреп-ишеткәннәрен тирәнтен баету өчен тырышалар. Бу яктан Зәңгәр Күл авылы егете Илнур Нургалиевны бәхетле дип атарга мөмкин.

Аңа үсмер чагыннан бар яктан да ике абыйсы үрнәк һәм терәк була. Аннары авыл малайларының йорт эшләренә өлкән буын вәкилләре янәшәсендә булышып, ярдәм итеп чыныгу алып үсүләре дә эзсез калмый билгеле. Илнурга үз авылында башлангыч сыйныфта укыганнан соң, күрше Күгәрчен урта мәктәбенә җәяүләп йөреп 9 сыйныфны тәмамларга туры килә. Егет яшьтән үк үзенә заманча һөнәр алу ниятеннән Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына юл тота. Ул анда җир эшләре белгечлеге нигезләрен үзләштереп кулына диплом алгач аны хәрби хезмәткә чакыралар. Үзенең гаражданлык бурычын егет Иркутск шәһәрендә ракета гаскәрләре составында үтәп кайта. Кырыс табигать шартларында заманча яңа техника серләренә өйрәнүләре бер дә җиңел булмаса да, сер бирми егет.  Туган ягына әйләнеп кайтып берничә ел тыныч тормышта хезмәт куеп яши башлагач илдә махсус хәрби операция башланып китә. Әлбәттә инде монда беренче чиратта хәрби хезмәттә үзен уңай яктан гына таныткан, яхшы, төпле хәстәрлек алган, бар яктан да башкаларга үрнәк булган запастагы егетләребезне чакыралар. Мобилизациядән Зәңгәр Күл авылы егете Илнур Нургалиев та читтә калмый. Татарстан Республикасы хәрби батальоны составында аларны Луганск Халык Республикасына озаталар. Яу кырында бик күп кыенлыклар кичәргә туры килсә дә ул бервакытта зарланырга яратмый. Кыю егеткә, әле яшь булуына карамастан, утны-суны күп кичәргә туры килгәндер.

Әңгәмә барышында аннан яңа сугышчан белгечлеккә ия булуы, очу аппаратларын идарә итү гаскәрләре составына күчерүләре хакында  сорашкач якташым өчен  сөенеп куйдым. Иркутсктагы хезмәте вакытында алган хәрби дәрәҗәсен үстереп аны отделение командиры итеп билгеләгәннәр.  Менә шулай якташларыбыз кыю, курку белмәс батыр йөрәкле алар.  

Ә җиңел булмаган хәрби хезмәтендә аңа янәшәдәге райондашларыбызның  терәк булуы, ядәмнәре зур була. Ул үз янәшәсендә районыбыздан биш егет булуын, әле тагын күрше Саба, Мамадыш, Питрәч якларыннан чакырылган егетләрнең бертуганнар кебек үзара дус, тату яшәүләре хакында да үз кичерешләре белән уртаклашты. Кыскасы, аның хәрби хезмәте, башыннан үткән гамәлләре өчен әтисе Мансур белән әнисе Гүзәлиягә  гомер буена сөенеп-горурланып яшәргә мөмкин.  

 

Идрис Амитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса