Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык җыеннары үзара хезмәттәшлек өчен кирәк

Халык җыеннары иҗтимагый тормыш өчен мөһим, чөнки авыл территорияләрендә яшәүчеләр һәм хакимият вәкилләре арасында үзара хезмәттәшлек өчен платформа булдыра.

Алар халыкка үз карашларын белдерергә, үз торак пунктларында иҗтимагый һәм стратегик эшчәнлекне яхшырту идеяләрен тәкъдим итәргә һәм фикер алышырга мөмкинлек бирә.
Югары Тимерлек авылында 2023 елда башкарылган эшләр турында хисап белән авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Әнәс Гарипов чыгыш ясады. Ул 2024 елга бурычлар турында сөйләде.
Очрашу барышында хокук саклау органнары, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, оешмалар, учреждениеләр вәкилләренең чыгышлары тыңланды.
Җыен вакытында шушы җирлектә яшәүчеләр сораулар бирделәр, проблемалар белән уртаклаштылар.

 

Дәвамын " авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Алсу Маслахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса