Хәким Кәримуллинның гомер юлы өлге күпләргә
Һәркем үзенең тормыш юлында мәңге җуелмас эзен калдырырга тиеш.
Бик акыллы, тирән мәгьнәле бу сүзләрне мин күптән булган бер әңгәмә вакытында Хәким абый Кәримуллин авызыннан ишеткән идем. Шул вакытлардан ук аның тирән фикер йөртеп һәр сүзен үлчәп сөйләшүе хәтердә нык уелып калган. Минемчә, бүгенгесе көнне һәркем нәкъ менә шушы принциптан чыгып үзе өчен киләчәккә планнар билгеләргә тиеш тә инде. Менә бу көннәрдә юл уңаена кереп хәлләрен белеп чыгарга булдым үзенең. Чөнки, районыбызның легендар шәхесе Хәким Хәйрулла улы үтә дә ачык күңелле, кызыклы һәм файдалы әңгәмәдәш. Аның белән очрашып аралашкач, үзем өчен шактый ачышлар ясыйм кебек. Бик кечкенәдән күп авырлыклар кичеп барысына да ул үзенең хәләл көче белән генә ирешә алган. Бүгенге кайбер яшьләребез кебек бервакытта да әти, абыйлары ярдәменә өметләнмәгән. Районыбызның Тәберде Чаллысы авылында туып үскән бу малай һәрбер яшьтәшләре кебек кечкенәдән әти-әнисенә, өлкәннәргә булышып үскән. 1950 елда ул 7 нче сыйныфны тәмамлагач авыл җирендә яшәү өчен үзенә төпле һөнәргә ия булу максатыннан Лаеш районы Усады авылындагы механизаторлар хәзерләү курсларына юл тоткан. Мәктәптә яхшы укуы, җәмәгать эшләрендә активлыгын искә алып Кызыл Йолдыз районының комсомол комитеты юллама белән әле яңа гына тракторчы белгечлегенә ия булган бу егетне чирәм җирләрне үзләштерергә Алтай өлкәсенә җибәрә. Ул анда ике ел эшләп яхшы хезмәт күнекмәсенә ия була һәм чит җирләрдә бер дигән тормыш мәктәбе үтә. Аннан күп Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән кайткан егетне бик сөенеп авылда тракторчы итеп кабул итәләр. Бер үк вакытта ул кичке мәктәптә урта белем ала. Аннары, производстводан аерылмыйча гына Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга кереп, ныклап торып заманча яңа техника серләрен үзләштерә башлый. Әлеге уку йортын уңышлы төстә тәмамлагач, районыбыз күрше Мамадышка кушылганлыктан аны Үсәли сельхозтехникасына инженер-механик вазыйфасына кабул итәләр. Ә инде 1967 елда кабат Балык Бистәсе районы оештырылгач, ул вакыттагы район башлыгы Василий Корнеев аны район комитетына эшкә чакыра. Биредә ике елдан артык оештыру комитетында хезмәт куйгач, аның нинди эшкә сәләтле булуын тиз чамалаган җитәкче, аны «Сельхозтехника» берләшмәсенең Котлы Бөкәш бүлеге җитәкчесе итеп билгели. Менә шуннан башлана инде аның йокысыз, үтә дә җаваплы һәм киеренке эш көннәре. Иң әһәмиятлесе, аның башкарган хезмәтләре бүген кайберәүләрнеке кебек еллар белән бәяләнми. Үзеннән соң күп еллар, хәтта гасырлар дәвамында хезмәттәшләре һәм якын дуслары искә алырлык күләмле гамәлләреннән ачык күренә. Мисал өчен, Котлы Бөкәштә бер дигән олы производство биналарын торгызуга ирешә ул. Шуннан соң Олы Елга авылында әле бүген дә күпләрне таң калдырырлык берсеннән-берсе таза, нык корылмалар төзетә башлый. Бары тик шуны гына әйтәсем килә, Хәким Хәйрулла улының тырышлыгы белән район тарихында беренчеләрдән булып авылга һәм, әлбәттә инде, районыбызга 4 яңа «ДОН» комбайннары, шулай ук иң беренчеләрдән булып бирегә 5 «КамАЗ» машиналары кайтарылды. Шулай ук, Олы Елга авылында, районыбыз тарихында беренче булып, авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешкән уңышлары белән 1984 елда Бөтенрәсәй семинары оештырылып мондагы алдынгы тәҗрибәне чит төбәк җитәкчеләре җентекләп өйрәнделәр. Ә бер ел алдан гына республикабыз хөкүмәте күп еллык нәтиҗәле хезмәтләрен күреп 1983 елның гыйнварында аны “Татарстанның атказанган механизаторы” дигән мактаулы исем белән бүләкләде.
Бүгенге аксакалыбыз, районыбызның легендар шәхесе Хәким Хәйрулла улы Кәримуллин хезмәттә генә түгел, гаиләдә дә бүген күпләргә үрнәк өлге. Тормыш юлдашы Тәкмилә апа белән алар бер сүздә, бер уйда булып өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Ике улы белән кызына югары белем алырга булышканнар, алар халык хуҗалыгында үзләре үк әти-әниләре кебек бүген күренекле шәхесләр булып җитешкәннәр. Кызлары Эльвира укытучы, педагогия фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ия. Алар төп йортта еш булалар. Әле менә шушы көннәрдә генә әти-әниләренең гаилә корып яшәүләренә 53 ел тулуын һәм әлбәттә инде, районыбызның күренекле шәхесе Хаким Хәйрулла улының 85 яшьлек олы юбилее белән дә ихлас күңелләреннән тәбрик итеп өлкәннәргә изге теләкләрен җиткергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia