Хәйдәр һәм Зәйтүнә Сафиннар 60 ел бергә
Сугыш чоры балалары белән әңгәмә корганда аларның тормыш юлы, үз кичерешләре хакында тыныч кына тыңлап та булмый.
Балык Бистәсендә яшәүче Зәйтүнә белән Хәйдәр Сафиннарның бу елда гаилә корып яши башлауларына 60 ел тула. Шул уңайдан район мәдәният йортында булып узган Балык Бистәсе шәһәр җирлеге үзидарәсенең хисап җыелышында аларга тантаналы рәвештә истәлекле бүләк белән район башлыгының рәхмәт хаты тапшырылды.
Алар икесе дә гүзәл табигатьле Әшнәк авылларында туып үсеп бар гомерләрен районыбызда тырыш хезмәттә үткәргәннәр. Илебезгә фашист илбасарлары басып кергән елда Югары Әшнәк авылында дөньяга килгән Хәйдәргә әтисе Әхмәтгали абзый белән алты елдан соң гына очрашырга насыйп була. Шуңа берсеннән-берсе бәләкәй дүрт баланы тәрбияләп үстерү әнисе Әминә апа өстенә төшә.
Таң әтәчләре белән торып ул балаларын тәрбияләп колхоз эшенә ашыга. Ул елларда күпләр ачлыктан җәфаланып алабута, кычыткан, черек бәрәңге һәм башка шундый үсемлекләр белән тукланып яшиләр. Ачлыктан өч апасының берсе вакытсыз вафат була. Алар кечкенәдән әниләре, абый-апалары янәшәсендә хезмәттә кайнап үсәләр. Хәйдәрнең татлы балалык еллары, дөньясын онытып иптәшләре белән уйнау, су коенулары булмый диярлек, ул аны хәтерләми. Җәй айларын алар кырда-болында, ындыр табагында өлкәннәргә булышып үткәрәләр.
Ә башлангыч сыйныфның дүрт елын Югары Әшнәктә укыгач иптәшләре белән көзге пычрак ерып, кышкы кар-буранда җәяүләп Кече Әшнәк мәктәбенә йөреп 7 нче сыйныфны тәмамлыйлар. Шуннан соң Хәйдәргә дүрт ел дәвамында ат җигеп терлекчелектә эшләргә, җәен көтү көтәргә туры килә. Хәрби хезмәтне ул Байкал арты авиация гаскәрләрендә үткәрә. Үзенә тиешле өч елын Чита шәһәрендә хезмәт иткәндә әле автомобиль йөртүче һөнәрен үзләштерә.
Хәрби хезмәттән соң аларны килешү нигезендә Казахстан шахталарының берсенә җибәрәләр. Анда бер елдан артык эшләгәч 1963 нче елда егет туган авылына әйләнеп кайта. Үз киләчәге хакында уйланып план корырга да өлгерми, аны Шумково авылындагы машина-трактор станциясенә эшкә чакыралар. Бераз вакыттан соң биредә сугару эшләре буенча яңа оешма ачылгач, курслар тәмамлагач аңа яңа МТЗ тракторы тапшыралар. Авыл эшенә сусап кайткан егет тырышып, үзенә йөкләнгәнне төгәл үтәп ел йомгаклары буенча җиңүче була.
Яңа оешмада районда беренчелекне яулаганы өчен аны Венгриягә юллама белән бүләклиләр. Гаилә кору тарихлары да кызыклы һәм үзенчәлекле аларның. Ул заманда гадәти күренешкә әйләнгән тормыш закончалыгы нигезендә егетләр күзе төшкән яратып йөргән кызларын алдан килешеп урлап кайталар. Ул да Олы Әшнәк авылының уңган савымчы кызын кулыннан ычкындырмый. Алдан иптәшләре белән сөйләшенеп клубтан чыккач кызны машинага утыртып өенә алып кайталар. Төнлә чит йортта аптырап өстәл янында утырганда, кияүгә чыгу шулай була микәнни, дип уйлап куйган идем, дип искә ала Зәйтүнә апа ул елларны.
Үзен төнлә урлап кайтсалар да бер-берсеннән башка яши алмыйлар алар, сокланырлык матур гомер кичерәләр.
Гаиләләре районда күпләргә үрнәк булды. Үз сүзләре белән әйткәндә, коллективта икесе дә мактау тактасыннан төшмичә зур хөрмәт яулыйлар. Тикмәгә генә “Сельхозтехника” берләшмәсенең легендар җитәкчесе Илья Иванов аларны район үзәгенә чакырып яңа йорт биреп сөендермәгәндер шул. Беренче эш көненнән кыз тимер кырдыручы һөнәренә өйрәнеп токарь хезмәтен башкара.
Өч елдан соң аны ире эшләгән, фермаларга хезмәт күрсәтү оешмасына саву аппаратлары көйләүче слесарь итеп күчерәләр. Ул ике дистә елдан артык хезмәт куеп лаеклы ялга чыга. Хәйдәр абый да 43 ел биредә эшли. Алар икесе дә зирәк акыллы җитәкчеләре Марсель Галләмовка рәхмәтле. Гади эш кешесенең кадерен белә, иде дип еш искә алалар аны. Һәр җыелышта тырыш хезмәтләре өчен бүләклиләр, мактау кәгазьләре тапшыралар аларга. Кыскасы, районда үрнәк гаилә буларак киң танылалар. Үзләре төсле хезмәт сөючән ике кыз белән бер малай тәрбияләп үстерәләр. Һәркайсы үз гаиләләрен корып шәһәрдә яши, өй тутырып балалар үстерәләр. Сафиннар өчен бу ел икеләтә истәлекле. Хәйдәр абый үзенең 85, Зәйтүнә апа 80 яшьлек олы юбилейларын билгеләп үтәләр.
Тагын бер яңалыклары бар икән әле, күп еллар дәвамында тугрылыклы гаилә дусларына әйләнгән “Авыл офыклары” (“Октябрь юлы”) район газетасын өйләренә алдыруларына 60 ел, инде аннан башка яши дә алмыйбыз, диләр алар. Киләчәк тормышлары да шулай тигезлектә, шатлык-куанычларга күмелеп үтсен.
Идрис Амитов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia