Вожатыйлар- укучыларның якын дуслары
Күптән түгел район балалар иҗаты үзәгендә «Иң яхшы вожатый-2026» республика конкурсының муниципаль этабы булып узды.
Конкурста районыбыз мәктәпләренең балалар иҗтимагый оешмаларыннан барлыгы унбер отряд вожатые көч сынашты. Аларга берничә сынауны үтәргә кирәк иде: «Мин һәм минем отряд» видеоролигын тәкъдим итәргә, «Мин - вожатый, ә бу димәк» дигән эссе язарга, «Педагогик ситуацияләр”гә иҗади формада җавап бирергә, өй эше итеп бирелгән «Зал белән интерактив» оештыру исә вожатыйларның бер-берсе белән ничек эш итүләрен ачты.
Барлык катнашучылар да биремнәрне оста башкардылар. Вожатыйлар тамашачыларны да, жюри әгъзаларын да үзләренең оптимизмнары, конкурсның барлык сынауларына гадәти булмаган карашлары белән таң калдырдылар. Биредә һәр тамашачыга да вожатый эшенең никадәр иҗади һәм кызыклы икәне күренде.
Конкурсның барлык сынау этаплары тәмамлангач, иң яхшы вожатыйлар ачыкланды:
1 урын – Мелания Ананьева (Балык Бистәсе гимназиясе).
2 урын - Камилә Габдрахманова (Котлы Бөкәш урта мәктәбе).
2 урын - Әскәр Шәкүров (Урахча мәктәбе).
3 урын - Мәдинә Заһидуллина (Зур Мәшләк мәктәбе).
3 урын - Әминә Сөнгатуллина (Масловка мәктәбе).
Номинацияләр буенча “Иң энергияле”- Зәмирә Миргазова (Олы Елга мәктәбе); “Иң харизмалы" - Әдилә Төхвәтуллина (Биектау); “Иң эрудицияле" - Фатыйма Мөбәрәкшина (Югары Тегермәнлек); “Иң игелекле" - Әминә Сәмигуллина (Күгәрчен); “Иң яктысы" - Ләйлә Габдрахманова (Шомбыт); “Иң максатчан" - Зөһрә Касыймова (Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе) билгеләнде.
Мелания Ананьева республика дәрәҗәсендәге читтән торып уку этабында районыбыз данын яклаячак. Без аңа һәм барлык катнашучыларга ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, үсәргә, матур үрләр яулауларын телибез.
Юлия Бикчәнтәева,
балалар иҗаты үзәге методисты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia