Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Владислав Карамаликов: «Төп таләп — янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү»

Янгын куркынычы аеруча зур булган язгы-җәйге чор башланды. Нәкъ менә шушы вакытта шәхси хуҗалыкларда, бакчаларда, урман полосалары янәшәсендә янгыннар саны аеруча арта. Шуңа күрә хәзер гражданнарга аеруча сак булырга кирәк.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен нинди чаралар карала соң? Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары буенча янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Владислав Карамаликов белән әңгәмәбез шул хакта.
- Владислав Алексеевич, безнең райондагы янгыннарның төп сәбәпләре нинди?
- Дөресен генә әйткәндә, күпчелек янгыннар кешеләрнең үз гаепләре белән килеп чыга. Моңа ут белән саксыз эш итү, балаларның ут белән шаяруы, электр җиһазларының төзек булмавы, шулай ук мич һәм көнкүреш приборларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, шул исәптән тәмәке тартканда саксызлык сәбәпче булып тора.
- Еш кына янгынның очраклылык икәнен ишетергә була. Сез моның белән килешәсезме?
- Юк, бу киң таралган ялгыш фикер. Күпчелек очракта янгыннар гамьсезлек һәм элементар куркынычсызлык кагыйдәләрен санга сукмау нәтиҗәсендә чыга.
- Электр җиһазларын кулланганда нинди тәртип бозулар ешрак очрый?
- Кешеләр ватык электр приборларын һәм зарарланган изоляцияле чыбыкларны куллануны дәвам итәләр. Тагын бер куркыныч практика - предохранительләр урынына «жучоклар" урнаштыру, бу чыбыкларның артык кызуына һәм кыска ялганышка китерә. Шулай ук чыбыкларны обойлар белән ябыштырырга, зарарланган розеткалар һәм сүндергечләрдән файдаланырга, лампаларны янучан материаллар белән ябарга ярамый. Еш кына бер розеткага берьюлы берничә куәтле приборны кушалар, бу электр челтәренең артык йөкләнешен китереп чыгара.
- Электр приборларыннан янгын чыгу куркынычын нинди чаралар киметергә ярдәм итә?
- Электр җылыту приборларын караусыз калдырмау һәм аларны янмый торган аскуймаларга гына урнаштыру мөһим. Җылына торган өслекләр янына чыбыклар салырга ярамый. Өйдән чыгып китәр алдыннан барлык приборларның да сүнгән булуына инанырга кирәк.
- Газ җиһазларын кулланганда нәрсәне белү мөһим?
- Газ җиһазлары төзек булырга һәм инструкция буенча гына кулланылырга тиеш. Аны балаларга яки тиешле белемсез кешеләргә ышанып тапшырырга ярамый. Ут кабызганчы газны ачу һәм плитә өстендә әйберләрне киптерү тыела. Газ исе барлыкка килгәндә утны яки электр приборларын кабызырга ярамый, газны ябарга, бинаны җилләтергә һәм авария хезмәтен чакырырга кирәк.
- Мичне җылытканда нәрсәгә игътибар итү тиешле?
- Мичләр төзек хәлдә булырга тиеш. Ярыклар ут һәм очкыннар чыгуга китерергә мөмкин. Шуңа күрә мичләрне һәм төтен чыгару юлларын даими карап торырга, аларны корымнан чистартырга һәм вакытында ремонтларга кирәк. Мич алдына зур булмаган тимер яки калай урнаштыру мәҗбүри. Кабызу өчен бензин яки керосин кулланырга, мичне ачык калдырырга, янучан материалларны янәшә куярга ярамый.
Игътибарлылык һәм җаваплылык - янгыннан иң яхшы саклану чарасы.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Белешмә
2026 елның 25 апреленнән 11 маена кадәр Татарстанда урман янгыннарын булдырмау өчен янгынга каршы махсус режим гамәлдә.
Бу вакытта учаклар ягу һәм чүп-чар, коры үлән һәм калдыклар яндыру; торак пунктларда, балалар лагерьларында, дачаларда, бакчаларда һәм сәнәгать объектларында (кафе һәм рестораннардан тыш) ризык әзерләү өчен ачык ут һәм 1-3 класслы куркынычлы пиротехника куллану; ачык һавада янып китәргә мөмкин булган җайланмаларны эшләтеп җибәрү катгый тыела.
Хокук бозган өчен гражданнарга -10 000 сумнан 20 000 сумга кадәр; вазыйфаи затларга - 30 000 сумнан 60 000 сумга кадәр; шәхси эшмәкәрләр өчен - 60 000 сумнан 80 000 сумга кадәр; юридик затлар өчен - 400 000 сумнан 800 000 сумга кадәр штрафлар каралган.

Сәхифәне Гөлчәчәк Газизова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса