Владимир Демидов: «Авылның тарихы кызыклы»
Килгәч инде Камский бистәсенең матурлыгы белән генә түгел, барлык кешеләре белән дә танышып чыгарга булдык.
Кайтыр алдыннан гына очрашкан Владимир Геннадиевич Демидовтан без шактый кызыклы мәгьлүматләр ишетеп, тын да алмыйча аның хатирәләрен тыңлап утырдык. Ә сүзләре шактый кызыклы иде. Иң сөенечлесе, хезмәт ветеранының данлы тарихыбызны үзенең хәтер сандыгында пөхтәләп саклавы таң калдырды.
Аның әти-әниләре районыбызның Масловка авылында яшәгәннәр.
Ул елларда Масловка авылының бер өлеше су астында кала. Әти-әниләренең сүзләренә караганда әнисе Анна Григорьевнаны бәби табарга район үзәгенә алып баруы нык кыенлашканлыктан аны Чулман елгасының иң биек ноктасы булган куркынычсыз урынына алып киләләр. Менә шул вакыттан соң Масловка авылыннан берничә гаилә әлеге урынга күченә.
Ул чорларда шулай ук бирегә Мурзиха авылы кешеләре дә килеп төпләнә. Ә Владимир Геннадиевич Демидов үзе бар гомерен Алексеевск бистәсендә үткәргән.
Идрис Амитов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia