Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әүвәл – Алла, аннан – сез

Мин – Йосыпова Кәүсәрия булам.


    Узган ел ахырында бик каты авырып киттем. Кичекмәстән, авылыбызның фельдшеры Фирдәүс Газизовага мөрәҗәгать иттем. Ул миңа нинди дарулар кирәклеген язып бирде. Ул кушкан даруларны эчүгә карамастан, хәлем яхшырмады. Көн саен шалтыратып, хәлемне белеп торды, Алланың рәхмәте яусын аңа. Температурам 39 га җиткәч, тиз генә ашыгыч ярдәм чакыртып, мине хастаханәгә салдылар. Фирдәүскә рәхмәттән башка сүз юк.
    Агымдагы елның 3 нче гыйнварыннан 19 нчы гыйнварга кадәр район хастаханәсендә дәваландым. Үпкәм 70% зарарланган иде. Беренче ярдәмне Аллаһымнан сорасам, икенчесен табиблардан, шәфкать туташларыннан сорадым. Үзләре ут эчендә кайнап, без – авыруларны кайгырткан, көн дими, төн дими безне барлап торган табибларыбыз Н.В.Дементьевка, Ринат Рафиловичка, Руслан Аминевка һәм барлык шәфкать туташларына, санитарларга, пешекчеләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Гаиләләренә, үзләренә Аллаһы Тәгалә исәнлекләрен биреп, исән – имин эшләргә язсын аларга. Эшләгән изгелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын.

Кәүсәрия ЙОСЫПОВА
Корноухово авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса