Ветеринарлар Корбан гаетенә үзебездә үстерелгән сарыкларны гына алырга куша
Корбан бәйрәменә кадәр әле ике айдан артык вакыт булса да, ветеринарлар бүгеннән үк, республикада инфекцияле терлек авырулары таралмасын өчен, гаеткә чалыначак хайваннарны читтән сатып алмаска өнди.
Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, гаеткә ай ярым кала республикага читтән сарыклар кертелә башлый, ә алар белән бергә бруцеллез, оспа, тилчә чирләре дә керергә мөмкин.
– Башка төбәкләрдә бу авырулар бар, һәм без алар өчен җавап бирә алмыйбыз. Шуңа күрә, инфекцияләр кертүне булдырмау максатында, үзебезнең республикада үстерелгән сарыклар сатып алырга чакырабыз. Бердән, авырулар таралуга юл куймаячакбыз, икенчедән, үзебезнең сарык үрчетүчеләргә дә зур ярдәм булып тора, – дип белдерде ул.
Аның әйтүенчә, республикада сарыклар саны җитәрлек, читтән кертү ихтыяҗы юк. Бөтен төр хуҗалыкларны алып исәпләгәндә, бездә барысы 188 мең баш сарык исәпләнә.
– Алыпсатарларның максаты – читтән арзанга сатып алып, монда шул корбанлык сарыкларны кыйммәткә сату. Кызганыч, халык арасында корбанлыкны алганда сатулашу килешми дигән ышануга бар, алыпсаиалрлар шуннан куллана да, – диде Габделхак Мотыйгуллин.
Спикер читтән терлекләрне кертүдәгә мәҗбүри таләпләр турында да искә төшерде. “Бу эш Татарстанның Баш ветеринария идарәсе белән алдан килештерелергә һәм терлекләрнең рәсми ветеринария таныклыклары булырга тиеш. Шулай ук аларның "Хорриот" федераль системасына кертелүе һәм монда китерелгәнче һәм кайтарылгач, мәҗбүри карантин чаралары үтүләре шарт”, – дип ассызыклады ул.
Дилбәр Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia