Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ветераннар яши йөрәктә

 Үткән тарихыбызны барларга элеккеге хезмәттәшем Кадрия апа Ильясова сүзләре зур этәргеч ясады.

Чираттагы әңгәмәбез барышында аннан авыр сугыш елларында, дөресрәге, 1942 елдан башлап районыбыз  газетасы мөхәррире булып эшләгән Вячеслав Иванович Синаев дигән күренекле шәхес барлыгын ишеткәч кызыксынуларым тагын да артты. Аннары безнең бәхеткә, әлеге матбугат ветеранының  кызы районыбыз үзәгендә яшәве дә бик ярап куйды. Мәгариф системасында озак еллар хезмәт куйган Валентина Вячеславовна безгә чыннан да әтисенең өч елга якын ул чорларда “Путь Октября” газетасында Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмит абый Богданов, типография мөдире Сәкинә апа Ибәтуллиналар белән бергә эшләүләрен әйтеп үтте. Эш урынында әле аларның бергә төшкән саргайган фотосурәтләре дә аның гаилә альбомында саклана. Гаилә истәлекләре белән танышканда арада әнисе Елизавета Александровнаның хезмәт кенәгәсе килеп чыгуы язмама зур төгәллекләр кертергә ярдәм итте. Аны редакция штатына иң элек ире 1942 елның 15 июлендә хисапчы-машинист штатына кабул иткән булган икән. Әмма, ни сәбәптәндер ул ярты елдан артык эшләгәч башка эшкә китәргә мәҗбүр булган. Аннары аны кабат редакциягә 1961 елның 19 июнендә корректор вазыйфасына кабул иткәннәр һәм биредә ул елдан артык хезмәт куеп башка эшкә күчкән.

Синаевлар укымышлы гаилә буларак, районыбыз тарихында тирән эз калдырганнар. Әтиләре Иван Петрович чыгышы белән Чистай ягыннан икән. Аны  шәһәр җитәкчелеге районыбызга колхозлашу чорларында вәкил буларак безнең якларга еш җибәргәннәр, аннары туган төбәгебез күңеленә дә нык охшагандыр күрсең, гаиләсе белән Балык Бистәсендә төпләнеп калганнар.  Районыбыз туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләренә рәхмәт. Әлеге гаилә турында алар барлык кирәкле мәгьлүматларны бик тиз эзләп табып  бирделәр. Аннан  күренгәнчә, Иван Петрович 1937 нче елга кадәр Балык Бистәсендә оештырылган һөнәри техник мәктәп (Профтехшкола) мөдире вазыйфаларын башкарган. Аннан соң аны “Промметалл” әртиле сәнгать мәктәбе белән җитәкчесе итеп күчергәннәр. Биредә ул яшь буынга тегү, чигү, балта эше һәм башка күп төрле тормышыбызда бик кирәкле һөнәр серләренә өйрәткән. Шуңа үз балаларының да белемле булуларын теләгән. Вячеслав Иванович сеңлесе Руфина белән 1937 елда Балык Бистәсендә урта мәктәпне беренче чыгарылышта тәмамлагач Казан шәһәренә юл тоталар. Вячеслав укытучылар  хәзерләү институтына, сеңелесе КХТИга укырга керәләр. Руфина Вячеславовна бүгенгесе көнне гаиләсе белән Мәскәүдә яши. Аның абыйсы Вячеслав укуын тәмамлап районыбызга кайтып балаларга белем бирү эшенә алына, математика фәнен укыта. Күрәсең, аның бар яктан да белемле, бик тә сәләтле булуын күреп алып, районыбыз җитәкчелеге Вячеслав Ивановичка район газетасын җитәкләүне йөкләгәндер. Аның сеңелесе Руфина белән энесе Константин икесе дә фән юлыннан китәләр. Бөек Ватан сугышында 7 ел йөреп туган ягына кайткач Константин Иванович янып-көеп комсомол эшләренә бирелеп китеп күп төрле файдалы чаралар оештыра башлый, урып-җыю эшләрендә актив катнаша. Әмма әтисе Иван Петрович белән әнисе Таисия Георгиевна улларына укырга керергә киңәш итәләр. Шулай итеп Константин Иванович Казан химия технология институтын тәмамлагач аспирантурага керә һәм берничә елдан Мәскәүдә докторлык диссертациясен яклап кайтып баш-аягы белән фәнни эшкә чума. Ул космик корабларга реактив ягулык уйлап табуда күп көч куя. Хөкүмәтебез аның хезмәтләрен бик югары бәяли, ул байтак кына  орден-медальләр белән бүләкләнә һәм, мөгаен, районыбызда әле бердәнбер СССР  Дәүләт бүләге лауреаты буларак та танылган шәхестер. Тик якташыбызның гомере генә  кыска булып чыга, 1981 елда 60 яшендә ул вафат була. Мөхәриребез Вячеслав Иванович та гомеренең соңгы көненә кадәр районыбыз үзәгендәге урта мәктәптә балаларга математика  фәненнән белем биреп, 37 яшендә бакыйлыкка күчә. Алда искәртеп үткәнемчә, районыбызда аның кызы Валентина Вячеславовна гаиләсе белән гомер кичерә. Ә менә икенче төпчек кызы Людмила Вячеславовна озак еллар дәвамында гаиләсе белән Украинада яши. Күптән түгел аның кибеткә чыгып киткән җиреннән хәбәрсез югалуын җиткергәннәр. Якын туганнары белән элемтәләре дә югалып бара. Бик кызганыч әлбәттә.

Рәсемдә Синаевлар гаиләсе, газетабыз мөхәррире

 Вячеслав Синаев .         

                        Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса