Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Венера Шәмиева: » Сәхнәдән китү өйдә бикләнеп яту дигән сүз түгел»

Кемдер аны кечкенә җырчы кыз, кемдер үсмер чорында җитлеккән ир белән хыянәт турында клипта төшкән җырчы итеп белсә, соңгы елларда ул тирән фикерле, саллы киңәшләре белән игътибар яулаган мөселман хатын-кызы Венера Шәмиева.

— Ирегез өйдә генә тор, дидеме әллә?
— Юк, киресенчә, үзем өй җанлы. Миңа ныклы гаилә тормышы якынрак. Балалар тугач, тәмен белеп үстерәсем килде. Ир-ат артист атнага бер гаиләсендә күренсә, “әти кайтты” дигән сүз булса, түзәрлек әле. Ә менә хатын-кыз алай йөри башласа, гаиләнең җылысы югала. Икең дә җырчы булса, бер хәл. Минем ирем, гомумән, башка өлкәдә эшли, ул — коткаручы.
Ислам кануннары буенча яши башлагач та, җырлауга килгәндә: “Бөтен кеше мәчеткә барып вәгазь тыңлый алмый. Ә синең җырларыңда яхшы фикерләр уята торган мәгънә ята, аны да кемдер башкарырга тиеш. Дөрес киенеп җырласаң, зыян юк”, — диде.

— Чыгышларыгыз кимегәч, туганнар, дуслар арасында, сәхнәдән ник китәсең, җырла, дип әйтүчеләр булмадымы?
— Мин кечкенәдән үзем карар кабул итәргә өйрәнгән, шуңа берәү дә үгетләмәде. Яулык бәйләгәч, әни генә: “Хәзер сәхнәгә ничек чыгарсың инде”, — дип бераз борчылды. Сәхнәдән китү өйдә бикләнеп яту дигән сүз түгел. Элек уй-фикерләремне, хис-кичерешләремне тамашачыга җырларым аша җиткерсәм, хәзер бу гамәлем башка форматка гына күчте: “Тәртип” радиосында хатын-кызларга багышланган тапшыруым чыга, “Татар хатыны” газетасында сәхифәм бар, социаль челтәрләрдә үз блогымны алып барам…

 

 

Чыганак "ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы

Энҗе БАСЫЙРОВА..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса