Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Венера Камилова: «Безнең хезмәт тынгысыз »

Кайчандыр гөрләп яшәгән, үзенең халкын терлекчелек фермалары, ындыр табагы, башлангыч мәктәп, машина-трактор паркы кебек эш урыннары белән тәэмин иткән Кече Укмас авылы хәзер чынлап та “кечерәеп” калган.

 Хәзер биредә социаль объектлардан фельдшер-акушер пункты, азык-төлек кибете, мәдәният йорты гына эшли. 
Халкының сәламәтлеге, бүгенге көн торышы турында фельдшердан да ныграк белүче булмас дип, авыл уртасындагы фельдшер-акушер пунктына туктыйсы иттек. 
Чираттагы ялында булса да фельдшер Венера Камилова эш урынында иде.
 – Безнең хезмәт тынгысыз бит. Ялда мин дип, өйдә генә утырып булмый. Менә шулай килергә дә туры килә,  – дип каршылады ул безне.
42 ел авыл халкы сәламәтлеген кайгыртып эшләгән Венера ханым белән шактый сөйләшеп утырдык. Элеккеге еллар белән бүгенгесен чагыштырганда эшебез күпкә җиңеләйде, ди ул. Монысы, әлбәттә, медицинаның даими үсештә булуында. Пунктта кирәкле җиһазларның барысы да бар. Электрокардиограмма (ЭКГ) яздыру, күз басымын үлчәү өчен, я булмаса кан анализларын тапшырыйм дисәң дә район хастаханәсенә йөгерәсе түгел, болары белән фельдшер-акушер пункты тәэмин ителгән. Пациентларга табиблар билгеләгән укол, даруларны Венера ханым район аптекасыннан үзе дә алып кайта икән.
– Бүгенге көндә пунктта авылыбыздан 74 кеше исәпләнә. Шулар арасыннан 65 яшьтән өлкәннәр  – 25 кеше. Балалар бик аз. 2-14 яшькә кадәрге 4 бала бар. Мин 1983 елның август аенда эшли башлаганда 495 кеше беркетелгән иде. Халыкның болай кимүе, авылның “картаю”на китерә инде, – ди ул, борчылуын яшермичә. 
Диспансеризация үтүгә һәркемнең җаваплы каравын да әйтеп узды Венера ханым. Хәзерге вакытка 47 кеше медицина тикшерүен үтәргә өлгергән. Ярдәмчесе Миләүшә Нуриева  – фельдшерның уң кулы. Һәр эшне бергәләп эшли алар. Һәркемгә игътибарлы булган ак халатлы шәфкать ияләренә кечеукмаслылар бары рәхмәттә генә.
Кайчандыр юлсызлыктан интегеп, язгы-көзге пычракларда, кышкы бураннарда авыруларны район хастаханәсенә трактор белән илткән чаклар инде артта калган. Бүген  күпләрнең капка төбендә җиңел машина. Юллар тигез, кышын кардан чистартылып тора. Болар барысы да халыкның мул, җитеш тормышта яшәвен дәлилли түгелме?! 

 

Фарваз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса