Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Венера Ганиеваның энесе әҗәткә алынган акчаны түләрме: мәхкәмә карар чыгарды

Җырчы Венера Ганиеваның энесе белән Казан пенсионеры арасында барган акча бәхәсе турында бер язып чыккан идек инде. («Казан пенсионеры Венера Ганиеваны һәм аның энесен мошенниклыкта гаепли», «БГ», №29, 19 июль 2017). Язмабыз ахырында, якын айларда суд булачагын, анда без дә катнашачакны хәбәр иткән идек. 5нче октябрьдә әлеге бәхәс буенча мәхкәмә...

Совет район судының болай да әллә ни киң булмаган коридорлары бу көнне пенсионерга да, татар сәхнәсе йолдызының акчаны кайтармауда гаепләнгән энесенә дә бөтенләй тар күренгәндер. Әллә шуңа, утырыш башланганчы ук, берсе яныннан берсе үтеп киткәндә дә, «эләгешеп» кенә тордылар. Утырыш башланганын көткәндә, үткәннәргә кайтып, Мөхәммәт Фәрзетдинов, ничек акча бирүен кабат хәтерендә яңартты:

- Мин 500мең сумнан артык акчаларымны бу адәмгә апасы Венера Ганиеваны хөрмәт иткәнгә күрә генә биргән идем. Шул биргән көннән башлап бүтән күрмәдем дә инде. Пенсиямнән үлемтеккә дип җыйган акчалар иде! «Мин сиңа аны кайтардым бит», - ди! Оялмый да! Кайтарса, мин шушылай судларга кадәр барып җитеп йөримме соң? 76 яшемдә!

- Кемнең сүзен тыңлап торасыз, ул бит чын аферист! - Монысы Фәрит Ганиев тавышы. Пенсионерның журналистларга зарланып торганын ишетеп, ул да җавапсыз калмады.

- Кем аферисттыр, син минем соңгы акчаларымны алып чыгып киттең, буш кесә белән калдырдың, әле җитмәсә, аферист, дип торасың! Сезнең гаиләнең беренче мәртәбә генә мошенниклык белән шөгыльләнүе түгел бит бу! Бөтен Казан шаулаган иде дәүләт акчаларын үзләштереп ятуыгыз турында.

- Ә син үзеңне бел, синең бит…

Бу югары ноталарда алып барылган әңгәмә ни белән бетәр иде - Ганиевны адвокаты килеп тынычландырды, Мөхәммәт абыйны исә - сеңлесе һәм янында басып торган таныш түгел ханым.

Таныш булмаган ханым дигәнем - Казан шәһәрендә яшәүче 60 яшьлек Әлфирә апа Гарипова. Бу хәлләр турында ул «Безнең гәҗит» һәм интернеттагы башка язмалар аша ишеткән булган. Гаделлек яклы булганга күрә, Мөхәммәт абыйны судта хуплап торырга, аңа көч бирергә килүе икән.

Әлеге мәхкәмә утырышы беренчесе генә түгел. Моңа кадәр яз көне суд утырышларында пенсионер чынлап та әҗәткә акча биргәнме-юкмы икәнлеген ачыкларга тырышып караган булганнар инде. Үзенең шикаятендә Мөхәммәт Фәрзетдинов, төп таләп буларак, акчаны кайтаруларын сораган һәм аңлатып киткән: акчаны бизнес ачабыз дигән ялганнарга ышанып биргән, чынлыкта Фәрит Ганиев бернинди дә бизнес ачмаган һәм алай гына да түгел, алган бурычын «Бүген бирәм, иртәгә бирәм, бераз көт», - дигән акланулар белән дүрт елга кадәр сузып йөрткән. Хәтта бер елга дип алган распискасындагы «1»ле санын «4»легә төзәткән булган. Тик акчалар расписка буенча 2015нче елда ук кайтарылырга тиеш булган булса да, инде 2017нче ел җитте - һаман да юк. Менә шуңа күрә пенсионер мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә булган да инде.

Совет районы судында узган утырышларга Фәрит әфәнде Ганиев үзе бер мәртәбә дә килмәгән һәм аның катнашыннан башка гына, пенсионерга акчаларны түләргә, дигән карар чыгарылган.

Ләкин акчаны түләтергә дигән сүз чыгуга, акча алып торучы бу карарны үзгәртүләрен сорап, гариза яза. Судка китерелгән расписка - чын түгел, андагы «бер»ле санын «дүрт»легә пенсионер үзе төзәткән, дип аңлата. Һәм акчаларын ике айдан соң кире кайтардым, дип ышандыра.

Әлеге утырыш Ганеевлар ягы мөрәҗәгатеннән соң оештырылган иде.

Мәхкәмә вакытында казый пенсионердан кабат-кабат, акчаңны ничә елга бирдең, дип сорады. Әллә коридорда булган ызгыштан соң каушап калды, Мөхәммәт Фәрзетдинов: «Бер елга», - дип кабатлады. Ә распискадагы «1»ленең «4»легә төзәтелүенә үзе ризалыгын биргәнлеге турында искә алмады. Әгәр бурыч 1 елга гына бирелгән булса, 2011нче елда алынган акчаларны түләү буенча язылган расписка өч елдан соң, ягъни 2014нче елда үз көчен югалта. Шуны нигез итеп, күрәсең, мәхкәмә Фәрзетдиновка акчаларны түләтмәскә дигән карар чыгарды. Әгәр пенсионер суд барышында распискага кертелгән үзгәрешләр турында исенә төшереп, 4 елга бирдем дисә, әле бу документның срогы киләсе елның сентябрендә генә чыгар иде. Бу - безнең фаразлар гына, ә суд үзенең ни өчен шундый карар чыгаруын 10 көн эчендә аңлатып, пенсионер кулына документ итеп тапшырачак.

Кыскасы, акча бәхәсендә Мөхәммәт Фәрзетдинов оттырды. Ә Венера Ганиеваның энекәше, суд залыннан чыгу белән: «Дөреслек җиңде!» - дип белдерде.

Мөхәммәт Фәрзетдинов исә башкача уйлый. Ул суд карарына шикаять белдереп кенә калмыйча, мошенниклык факты буенча эш кузгатуларын сорап, полициягә үк мөрәҗәгать итмәкче. Аның бу ниятенә теләктәшлек белдерергә дип суд залына килгән Әлфирә ханым Гарипова да хуплый:

- Мин бу карар белән риза түгел. Судта Мөхәммәт абый каушап китте. Сорауларга җавапны төпләп, аңлап бирмәде. Фәрит Ганиев исә коридорга шатлыктан балкып чыкты һәм үзен бик әдәпсез, килешсез тотты, дип саныйм. Тәкәбберләнеп йөрде. Сүгенү сүзе белән: «Менә мин сезне җиңдем!» - диде Мөхәммәт абыйга. Фәрит бик сөенмәсен иде. Мәхкәмә картларны алдаган кешене аклады, әмма әле Аллаһ хөкеме дигән әйбер бар. Ә ул аның бу гамәлен кичермәс. Гомумән, газета укучыларыгызга киңәшем шул, теләсә-кемгә акча биреп торып алданмагыз!

http://beznen.ru/basma/2017-41/venera-ganievanin-enese-ecetke-alingan-akchani-tulerme-mehkeme-karar-chigardi/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев