Венера Ганиеваның ире Камил Фәйзрахманов вафат
Камил Фәйзрахманов озак еллар тавыш режиссеры булып эшләде.
Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, яраткан җырчыбыз Венера Ганиеваның ире Камил Фәйзрахманов вафат булган. Бу хакта «Шәһри Казан» хәбәр итә.
Киләсе елның август аенда аларның гаилә коруларына 35 ел булган булыр иде.
Соңгы елларда ул Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры театрында хезмәт куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа