Венер Мөбәрәкшин: «Мәдәният - ул халыкның күңел көзгесе, гүзәллеге, горурлыгы»
Балалар сәнгать мәктәбенең яшь талантларны барлау һәм аларның сәләтен үстерү буенча куйган роле гаять зур
Мәдәният - ул халыкның күңел көзгесе, гүзәллеге, горурлыгы. Киләчәген бу өлкә белән бәйләргә теләгән яшь буынга бүген зур мөмкинлекләр ачылган.
Районыбызның Ф. Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең яшь талантларны барлап, сәләтләрен үстерүдә эшчәнлекләре гаять зур. Әлеге мәктәптә шөгыльләнүче Ильяс, Рияз Мөбәрәкшиннарның күптән түгел “TAT•AРС•TAН” республика балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсыннан уңышлар белән кайтуы шуның бер мисалы.
Бәйгедән алган тәэсирләре белән уртаклашуын сорап без сәнгать мәктәбе укытучысы Венер Мөбәрәкшинга мөрәҗәгать иттек.
– Республикабызның Мәдәният министрлыгы, Татар мәдәни ресурс үзәге тарафыннан гамәлгә куелган проект буенча оештырылган конкурсның максаты - балалар сәнгать мәктәпләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, республикада яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү иде. Шуңа күрә фестивальгә әлеге таләпләргә туры китереп ныклап әзерләндек. Конкурсның сайлап алу туры 2 ноябрьдә Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният йортында узды. Анда безнең сәнгать мәктәбеннән Ильяс, Рияз Мөбәрәкшиннар катнашып финалга – гала-концертка үттеләр. Бу безгә янәдән бер җаваплылык өстәде. Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залындагы гала-концертка республикабызның төрле шәһәр, районнарыннан 500 гә якын балалар һәм яшүсмерләр килде.
Бәйге 10 номинация буенча узды: фортепиано, кыллы инструментлар, халык академик инструментлары, халык этник инструментлары, рухи инструментлар, вокаль башкару (халык җырлавы), хореографик сәнгать, театр сәнгате (сәнгать сүзе), рәсем сәнгате, декоратив-гамәли сәнгать. Безнең балалар халык этник инструментлары буенча чыгыш ясадылар. Курайда уйнап Ильяс 2 нче дәрәҗә лауреат Дипломы белән бүләкләнсә, баянда татар халык көйләрен башкарган Риязга катнашучы Дипломы тапшырылды, – дип куанычы белән уртаклашты Венер Васил улы.
Бүгенге көндә балалар сәнгать мәктәбенең баян классында 11 укучы шөгыльләнә, “Рәйхан” курайчылар ансамбленә йөрүчеләрнең уңышлары да шактый күп.
Фарвас Каюмова.
Дәвамын газета битләреннән укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia