Вазыйх Фатыйховның яңа китабы дөнья күрде
Шушы көннәрдә Балык Бистәсе районы Үзәк китапханәсендә шагыйрь, күпсанлы җырлар, шигырьләр, тарихи-публицистик китаплар авторы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Вазыйх Фатыйхов һәм тарих һәм җәмгыять фәннәре укытучысы, Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы Илфар Габдрахмановның «Үлемсезлек» китабын тәкъдим итү кичәсе узды.
Чарада Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешма вәкилләре, Аксакаллар шурасы вәкилләре, китапханәчеләр, мәктәп директорлары, укытучылар, битараф булмаган якташларыбыз да катнашты.
Әлеге җыентык – Бөек Ватан сугышында фашист илбасарларын җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан иҗат ителгән бәһасез һәм кадерле китап. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Татарстан АССРның һәм Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше. Тарихи дөреслек һәм герой-якташлар хәтерен саклау» исемле Россиякүләм фәнни-гамәли конференция кысаларында оештырылган күргәзмәдә һәм Бөтендөнья татар конгрессында Бөек Ватан сугышы тарихына багышланган китапларны тәкъдим итү чарасында әлеге китапның урын алуы, югары бәяләнүе, ТР Дәүләт Советында авторларга медальләр тапшырылуы- бу хезмәтнең кыйммәтен ачык дәлилли.
Китап Александр Матросов батырлыгын кабатлаган якташыбыз, легендар каһарман егетебез Барый Шәвәлиев батырлыгына багышланган булса да, анда төрле сугышларда илебез азатлыгы өчен көрәшкән татарстанлылар, балыкбистәлеләр, матросовчылар турында тарихи истәлекләр урын алган, төрле архивларда әлегәчә сер булып сакланган кызыклы мәгълүматлар, документлар да телгә алынган.
Чыннан да, әлеге җыентыкның дөнья күрүе райондашларыбыз өчен зур сөенеч һәм горурлык булды. Китап авторлары, бай фактик материалга таянып, зур хезмәт башкарганнар.
Кичә барышында Балык Бистәсе муниципаль районы җитәкчелегенә дә авторлардан ихлас күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерелде. Фирдания Гомәр кызы авторларга уңышлар теләде, горурлык хисләрен белдерде.
Чарада катнашучылар игътибарына Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән «Танышыгыз – китапханәдә яңа китап» күргәзмәсе тәкъдим ителде. Кичә «Туган тел» җырын күмәк башкару белән тәмамланды.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia