Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ватсаптагы балаларны урлыйлар дигән шомлы хәбәр дөресме?

Ватсапта ата-аналар чатларына хәвефле аудио-хәбәр таралды. Имеш тә бер хатын мәктәп янына килеп, ике үсмер кызга үзен фотога төшерергә кушкан. Ул аларны акрынлап куакларга таба алып барган. Ә якында гына машинада бер ир утырган һәм автомобилнең ишекләре ачык булган.

Аудиоязмадагы тавыш балаларны кисәтергә, сак булырга чакыра. Шул ук вакытта бу хәлнең кайда булуы, билгесез. Ата-аналар арасында паника тудырган әлеге хәбәр илнең башка төбәкләрендә дә таралган, дип яза Кызыл таң.

Ялган хәбәрме ул, чыннан да буган хәлме, билгесез. Шулай да балаларның югалуы турында әледән-әле ишетелеп кенә тора. Шуңа күрә дә аларга чит кешеләр белән сөйләшмәскә, машинага утырмаска кирәклеген төшендерергә, аңлату эшләре алып барырга кирәк.

 фотоbryansku.ru

 

http://matbugat.ru/news/?id=23509

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса