Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә Ватан каһарманнарын искә алдылар

Ленинград камалышы – Бөек Ватан сугышы тарихында иң озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. Төп-төгәл 871 көн (1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр) дәвам итә бу мәхшәр.

Ленинград камалышы турында сөйләшү, батырларны искә алу, укучылар күңелендә патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан, узган атнада Күгәрчен урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары белән сыйныфтан тыш чара үткәрелде. 
Тарихи елъязмаларга нигезләнеп төзелгән презентация һәр укучының күңеленә үтәрлек иде. Анда Ленинград камалышындагы газаплы көннәр, Совет халкының фидакарьлеге, батырлыгы сурәтләнгән. 
Дәһшәтле 1941 елның 8 сентябрендә камалышта калган ленинградчыларның 900 көнгә якын барган көрәшен, мөгаен, тарихчыларыбыз да бәян итеп бетерә алмый торгандыр. Блокада башланганда Ленинградта ике миллион ярым кеше яшәгән, шуларның 400 меңе – балалар. Әмма тарихтан күренгәнчә, үлүчеләр арасында балаларның саны өлкәннәргә караганда азрак. Бу очраклы хәл түгел. Чөнки өлкәннәр үзләре өлешенә тигән тәүлеклек 125 грамм икмәкнең дә күбесен сабый балаларга биргәннәр. 
Шәһәр өчен авыр көннәрдә дә завод-фабрикалар эшләвен дәвам иттергән. Бу да халкыбызның баш бирмәс батырлыгын дәлилли.
900 көн авырлыктан соң Ленинград блокадасы өзелә. Шушы Ленинград блокадасын өзүдә катнашкан сугышчыларга Ленинградта һәйкәл куела. «За оборону Ленинграда» медале тапшырыла. 
Ленинградны азат итүдә авылдашларыбыз: Касыймов Закир, Төхбәтов Зәйнулла, Галиуллин Минегазиз, Нәҗмиев Шиһап абыйлар да катнаша. Аларның рухи ныклыгы, батырлыгы турындагы мәгълүматлар мәктәбебездәге “Туган як” музеенда саклана. Ә музей – ул хәтер хәзинәсе, тарих, үткәннәр кайтавазы. 
Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итәбез. Күгәрчен авылыннан  550 ир-егет илебезне фашист илбасарларыннан якларга сугышка киткән, 245 авылдашыбыз яу кырыннан кайта алмый, батырларча һәлак була. Безнең фронтовикларны онытырга хакыбыз юк. Аларның фидакарьлеге буыннардан буыннарга күчәргә тиеш. 
Совет халкы сугышның кырыс сынавын намус белән үтте. Дошман тар-мар ителде, тезләндерелде. Окоплар җир белән тигезләнделәр, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килде, блиндажлар чәчәкләр белән капланды. Тик сугыш хатирәләре генә онытылмый, алар хәтер кайтавазы булып күңелләрдә яши.


Фирдәвес Мөбәрәкшина,
педагог-оештыручы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса