Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вася дәдәй елмаюы

Милициядә (полиция) менә дигән кешеләр эшләде. Шундыйларның берсе, инде байтактан бакыйлыкка күчкән,  Вася дәдәй  Соболев турында язарга ният кылдым. Карагыз әле, җәмәгать, Вася дәдәйнең елмаюына?! Җаны, рухы чиста адәм баласы гына болай елмая аладыр, мөгаен.

 Василий Александрович Соболев күрше Мамадыш районы егете иде. Шунда ук мәктәп, профессиональ техник училище бетергән. Соңыннан шоферлар курсын тәмамлап, Балык Бистәсенә күчеп килгән. Көтмәгәндә сугыш башлана. Ул беренче көннәрдән үк мобилизацияләнә. Үзе йөрткән автомобилендә Татвоенкоматка китә. Аны Кызыл Пресня дивизиясенең автомобиль гаскәрләренә билгелиләр һәм аларның алдына яңа хәрби көчләрне Мәскәүдән фронтка ташу бурычы куела. Шулай итеп, Василий Александрович машинасы белән ил өчен канкойгыч сугыш юлларын таптый башлый. Безнекеләр Мәскәү астында контрһөҗүмгә күчкәннән соң, куануын күрсәгез икән, Вася дәдәйнең. Мәскәү астында күрсәткән батырлыклары өчен аңа “ Мәскәү оборонасы өчен“ медален дә биргәннәр.

   Соңыннан ул 47 нче армиянең 23 нче танк батальоны составында Смоленск өлкәсен фашист илбасарларыннан азат итүдә дә катнаша. Алга таба 56 нчы санитарлар ротасында руль артында бөтен сугыш юлын үтә. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

   Сугыш беткәч яңадан Балык Бистәсенә кайта, үзенең яраткан хезмәтенә керешә. 17 ел Балык Бистәсе районы эчке эшләр бүлегендә милиционер-шофер булып хезмәт итә. Анда да сынатмый, “Милиция отличнигы“ билгесенә лаек була, “Бик яхшы хезмәт өчен “ медале белән бүләкләнә.

 

Рәмзил Гилемханов.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса