Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Валерий Борисов: «Коллективым минем таянычым»

Районыбызда күпләрне сөендереп көйле генә эшләүче газ службасы коллективы ни өчендер һәрвакыт игътибардан читтә калып килә. Аларның хезмәт уңышлары хакында ай саен телгә алсак та күп булмаячак. Чөнки, райондашларыбызны өзлексез кирәкле ягулык белән тәэмин итүдә аларның нәтиҗәле, тырыш хезмәтләре һәркемгә билгеле. Без әлеге мактаулы оешма җитәкчесе Илнар Хәбибуллин тәкъдиме белән бу коллектив маягы Валерий Борисов белән очраштык.

Балык Бистәсендә Борисовлар гомер-гомергә мактаулылыр рәтендә булды. Әтисе Аркадий Ефимович күп һөнәр иясе иде. Ул гомере буена юл төзелеше службасында, әнисе Валентина Васильевна социаль тәэминат бүлегендә җаваплы хезмәт башкардылар. Инде шактый олы яшьтә булса да әнисе әле бүген дә район мәдәният йорты каршында эшләп килүче халык хорында актив катнашып райондашларыбызга хезмәт күрсәтә. Мондый ата-ананың балалары ничек начар юлда булсыннар инде? 
Әллә инде өлкәннәрнең алдан күрү гадәтләре булганга, балалары да аларның сүзләреннән чыкмаганнар. Бәлки, шуңа да аларның һәр кайсы бер дигән гаилә корып, җәмгыятебездә мактаулы үз урыннарын алып күпләрне сокландырырлык итеп эшлиләр һәм яшиләрдер әле мөгаен. Валерий ишле гаиләдә дүрт кыз арасында терәк һәм ярдәмчеләре булып үскән. Район үзәгендә сигезенче сыйныфны тәмамлагач һөнәри уку йортына килеп ул өлкәннәр киңәше белән пешекче белгечлеген үзләштерә. Һәм бу һөнәр серләренә укуына егет бер вакытта да үкенми. Беренчедән, училищеда бергә белем алган унҗиде  кыз арасыннан күңеленә охшаганын сайлап ала ул. Һәм Зөлфиясе аны өч ел буена хәрби хезмәттән кайтуын көтеп ала. Армия хезмәтенә ул Ерак Көнчыгыш диңгез флотына кораб кокы (повар) булып хезмәт итә. Шәхси тормышында да уку йортында алган белеме бик ярап куя аңа. Яңа гына флоттан кайткан егет-Валерий Борисовны элеккеге район газ службасы җитәкчесе  Шамил Котдус улы Закиров үз янына эшкә чакыра. Аны биредә электрчы итеп кабул итәләр һәм аны кыска вакытлы курсларга да җибәрәләр әле. Биш елдан артык эшләгәч  Дәүләт программасы нигезендә полипрололен торбалар ярдәмендә районыбыз авылларын газлаштыру эшләре башланып китә. Мондый җаваплы эшкә очраклы кешеләрне җыеп булмый бит инде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса