Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вакытсыз гомере өзелгән баянчы Айнур Фатыйховның әнисе: «Күмгәнен дә күрә алмыйбыз…»

Виртуоз баянчы, музыкант Айнур Фатыйховның үлем хәбәре бөтен кешене тетрәндерде. Башкортстан егете безнең эстрада җырчылары белән хезмәттәшлек иткән, бик күпләрнең якын дусты булган.

 Аның хакында җырчы Илсөя Бәдретдинова, бу хәбәрне ишеткәч, төне буе йоклый алмадым, ди.

– Иң профессиональ музыкант китте. Бөтен инструментта уйный белә иде. Гаиләләре белән сәнгать кешеләре иде. Әтисе дә, абыйсы да – виртуоз баянчы. Әнисе җырлый. Айнур бөтенесен дә уздыра иде. 16 яшендә Мәскәүдә бер бәйгедә җиңеп, аны чит илгә чакырганнар иде. Әтисе Халит абый, яшь бит әле, дип җибәрмәде. Аның китеп баруын ишетү үзәкне өзде. Әле бит күпме планнарыбыз бар иде. Төне буе иҗатташ дуслар белән языштык. Ирләрне дә елата торган хәбәр булды бу, – ди ул. – Шулкадәр кешелекле, ягымлы, елмаеп кына торучы егетебезне югалттык. Шалтыратуга телефонын алыр иде. Йолдыз чире белән чирләмәде. Урыны оҗмахта булсын.

Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов белән 8 октябрьдә бер сәхнәдә чыгыш ясаганнар. Айнур Казанга килгән булган.
– Дөнья буйлап танылган музыкант иде. Ул дүртенче урында торды. Аны заманында Илһам Шакиров алдында гына утыртып торган була. Мин аның белән ул Габделфәт Сафинда эшләгәндә танышкан идем. Минем күп кенә җырларыма аранжировкалар ясаган кеше ул. Бик авыр югалту, – ди.

Җырчы Мурат Гайсин да бу хәбәрне авыр кичерә. Елап утырам, ди ул.
– Мин Айнурны 20 елдан артык белән. Безнең укытучылар да бер иде. Бергә музыка мәктәбен бетердек. Айнур талантлы кеше, әлегә башка андыйлар юк. Кичә аның белән телефон аша сөйләшкән идем. Каты йөткерсә дә, үләм, димәде. Татарстанда октябрь ахырында күрешкәнче дип саубуллаштык. Ул минем чын дустым иде, – ди Мурат.

Башкортстанның атказанган артисты Лилия Биктимерова, Айнур күз алдыбызда үскән бала, ди.
– Аларның гаиләсе белән бик якын таныш без. Әтисе белән бергә эшләдек. Фәдиснең аркасында үскән малай ул. Шулкадәр киң күңелле, яхшы кеше китеп барды. Беркайчан кеше сөйләмәде. Хәтта кайчак сәхнә артында берәр сүз башласак, ул торып чыгып китәр иде. Изге җан булды. Соңгы вакытта алар авырдылар. Айнур бик озак югары температура белән йөрде. Телефон аша: «Төшми бит. Бик авыр чир икән. Авыртуларга түзеп булмый», – дип тә әйткән иде. Әтисе белән әнисе дә – хастаханәдә. Улларының үлемен ишетү аларга бик авыр. Табиблар күзәтүендә, дарулар белән генә торалар. Әле бүген Лилия апага шалтырткан идем, елый. «Күмгәнен дә күрә алмыйбыз. Шулай булгач, үлде дип уйламам. Казаннан кайтмады әле дип торырмын», – ди. Бик авыр хәл. Якыннарына сабырлык телим, – ди Лилия.

Ул да сөйләшеп бетерә алмады, телефон өзелде. Айнурны иртәгә җирләячәкләр.

Тулырак: http://baltaci.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/vakytsyz-gomere-zelgn-bayanchy-aynur-fatyykhovny-nise-kmgnen-d-kr-almyybyz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса