Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Вәкил Мөбәрәкшин хуҗалыкның тоткасы ул

Район икмәк кабул итү предприятиесендә әле нибары 7 ел гына эшләсә дә Вәкил Мөбәрәкшинны коллективта мактау сүзләре белән телгә алдылар.

Бик күп райондашларыбыз кебек ул да туган авылы Түбән Тегермәнлектә ишле гаиләдә үсеп кечкенәдән өлкәннәргә булышып чыныгу алган. 

Мәктәптән соң  авылның күп кенә егетләре кебек район үзәгендәге һөнәри уку йортында укуын дәвам иттерә. Ә анда егет кеше өчен  аеруча кирәкле булган белгечлекләрне үзләштерүе аңа киләчәк тормышында бик ярап куя. Хәрби хезмәтне ул Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләре составында үтәп кайта.  Анда ул җентекләп машина йөртү күнекмәсенә ия була.

Туган ягына кайтып үз гаиләсен корганнан соң алар районыбызның иң матур табигать почмагында урнашкан Трой-Урай авылына күченеп киләләр. Биредә бик күп хезмәт сөючән егетләрне төпле эш урыны белән тәэмин иткән өметле  фермерыбыз Рүзәл Габитов аны  да бик теләп үзенә кабул итә. Ә Вәкил кайберәүләр кебек сайланып утыра торганнардан түгел. Әтисе Нәкыйф абзый төсле кая  кушсалар шунда бара һәм иң әһәмиятлесе үзенә йөкләнгәнне күңелен, биреп, тел-теш тидермәслек итеп башкара. Шуңа ул биредә җәен тракторга утырып туфрак эшкәртеп чәчү чәчсә, урып-җыю чорында  комбайн белән ашлык суктыра. Көз-кыш айларында егет машина белән илебезнең теләсә кайсы ерак почмагына чыгып китүдән дә тартынып тормый. Менә шундый универсаль механизатор булганга үз итәләр, яраталар да инде аны биредә. Шулай итеп ул фермерлык хуҗалыгында биш елдан артык тырыш хезмәт куя.

Инде күптәннән башка эш урынына күчсә дә, биредә аны әле дә үз хезмәттәше итеп саныйлар. Шулай булмаса, елның-елында үзенең төп эш урыныннан чираттагы ялын алып язгы кыр эшләре чорында килеп чәчүгә чыгып китәр идемени соң. Ә үзе ул тыйнак егет, кылган гамәлләре турында  шапырынып сөйләшергә яратмый. Шуңа әңгәмә барышында фермер Габитовның кеше хәленә керә белүе, ярдәмчеллеге өчен аны күпләрнең үз итүен безгә дә мактап телгә алды. Яңа урынга күчеп килгәч тә алар да күпләр кебек абзар тутырып сыерлар, терлекләр асраганнар. Кайбер елларда аларның баш саны дистәдән артып киткән.

Ә алар өчен бик күп печән, ашлык таләп ителүе бүген һәркемгә яхшы мәгълүм. Бу яктан аның күңеле һәрвакыт тыныч булган. Үзе иртәдән басуда булганлыктан азыкны аңа эшләгән өчен өенә китереп бирә торган булганнар. Менә шулай эш кешесенә зур кадер-хөрмәт күрсәтелгәнгә ул  һәрвакыт ярдәмгә ашкынып тора. 
Яңа коллективта да тик тора торганнардан түгел ул. Озак еллар дәвамында төзек булмаганлыктан бер читтә кирәкмәс металл ватыклары янәшәсендәге күгәреп яткан йөк машинасын күреп ул аның белән ныклап торып кызыксына башлый. Шулай итеп, үзенең буш вакытында ул аны төзәтеп сафка бастырырга карар кыла. Әнә шулай үзен сынап карау уе белән керешүенең уңай нәтиҗәсе дә озак көттерми.  

Бүген әлеге тузган йөк машинасын биредә бик рәхәтләнеп әлеге предприятие биләмәсендә эчке хуҗалык эшләрендә киң файдаланалар. Менә шундый тик торуны белми торган һәм инде күптән гамәлдән чыгарырга хәстәрләп куелган автомашинага “җан” өргәне өчен дә коллективта абруе арткан, дәрәҗәсе дә нык күтәрелгән аның. Халык телендә, эш сөйгәнне ил сөйгән, дип нәкъ менә шундый асыл егетләребез турында әйтәләр дә инде. 

 

Идрис Амитов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса