Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Вадим Захаров: “11 декабрьгә кадәр 15 килога ябыкмасам, дус егеткә сыер боты бирәсе булачак”

Вадим Захаров 1 айга якын диета тоткан. Ни сәбәпле җырчы ябыгырга теләгән соң ? Диета тоту аңа авырдан биреләме? Бу турыда үзеннән сораштык.

Нинди диета тотасың, Вадим?

- Ипи, камыр ризыклары ашамыйм. Күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә ашыйм. Баллы әйберләргә элек тә исем китми иде. 11 декабрьгә кадәр 15 кило ыргытырга кирәк. Нишләп бетәсе булыр... Тырышасы иде инде. Болай процесс яхшы бара кебек.

- Ничә килога ябыктың?

- Күпме ташлаганны әйтә алмыйм, чөнки үлчәнергә куркам. Ә болай ябыгу сизелә, ярамаган күлмәкләр ярый башлады.

- Ни өчен диета тотарга булдың соң?

- Үзем өчен. Кан басымы да уйный башлады. Шуның өстенә дус егет белән бәхәсләштек. Ул да 11 декабрьгә кадәр ябыгырга тиеш, мин дә.

- Нәрсәгә бәхәсләштегез?

- Сыерның бер арткы ботына.

- Уйлап та табасыз инде! Авырдыр инде сиңа диета тоту? Кибеткә кергәч, камыр ризыкларын читләтеп үтәсеңме?

- Өчпочмак, мантый, бәлешләрне күргәч, күздән яшьләр чыга. Ләкин түзәрлек. Болай булгач, була, Аллага шөкер. Ашыйсы килгәндә, ашказанын алдау өчен 1 алма ашап куям.

- Спортзалга йөрисеңме соң?

- Еш түгел, баргалыйм.

- Алла ярдәм бирсен сиңа!

http://saby-rt.ru/news/novosti/vadim-zakharov-11-dekabrg-kadr-15-kiloga-yabykmasam-dus-egetk-syer-boty-birse-bulachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев