Наил Мостафин, район эчке эшләр бүлеге начальнигы:
-Һәр елның үзенчәлеге була. 2016 ел минем өчен аеруча истәлекле, вакыйгаларга бай булды. Ярты ел Төньяк Кавказда командировкада булып кайттым. Иң куанычлысы, барлык хезмәттәшләрем бурычларын үтәп исән-сау туган якка кайттылар.
Авыл районнары бүлекләре арасында барлык төп күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарда барабыз. Бу бөтен коллективыбызның уртак уңышы.
Туган якның матурлыгын чит җирләрдә булып кайткач тагын да ныграк тоясың икән ул. Без тыныч, имин Татарстанда яшәвебез белән бик бәхетле. Яңа ел барлык якташларыбызга сәламәтлек, шатлык-куанычлар алып килсен!
Нет комментариев