Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзе сайлаган язмыш

Бәхет өчен күп кирәкми.

Матур гаиләдә туган балалар - шуның бер мисалы. Мәмле Казаклар Чаллысы авылында Хәбибрахман һәм Гыйзелбанат Габдрахмановларны бәхетле итеп, икенче кызлары дөньяга аваз сала. Ул кызга, үзе кебек матур, Гөлсирин дигән исем кушалар. Бу вакыттан соң, күпме сулар аккан да, күпме язлар килгән...
 Котлы Бөкәш урта мәктәбен тәмамлагач, ике дә уйламыйча, Алабуга дәүләт институтына укырга керә ул. Аны бүтән һөнәр кызыксындырмый да, чөнки бәләкәйдән үк курчаклары белән  мәктәпле  уйнап үсә,  ике сеңлесенә һәм энесенә дәрес әзерләтә, аларга чын укытучыларча, әдәплелек тәрбиясе  бирә.
Югары белем турындагы таныклыкны кулына алгач, юллама буенча Балык Бистәсе районы Ямаш авылына эшкә җибәрелә. Язмыш аңа нәкъ менә монда насыйп ярын табарга ярдәм итә.  Күрше авыл егете Фидаиль белән танышып, матур гына гаилә корып җибәрәләр. Аннары хезмәт юлын Балтач авылы мәктәбендә дәвам итә. Бүгенге көндә  уллары Азат белән кызлары Лилия гаилә корып, үзләре дә икешәр бала үстерәләр. Лилия әнисе юлыннан китеп, укытучы һөнәрен сайлый. Төпчек кызлары Айгөл быел КФУның медицина бүлеген  тәмамлый.

Дәвамын "Авыл офыклар" газетасында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев