Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гүзәл Хәбибуллина: «Тукай шигырьләрен өйрәндек, шуңа күрә дә бу ярышка без үз көчебезгә ышанып килдек»

Аулак өй – көрәш» проектында җиңүчеләр Санкт-Петербург шәһәренә сәяхәткә чакыру алды.

Шушы көннәрдә Болгар музей-тыюлыгында «Ага-Базар» халыкара этномәдәни фестиваль кысаларында «Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының финал ярышлары булып узды. Проект укучы балаларны, яшь буынны татар халкының гореф-гадәтләре, милли йолалары, татар халык уеннары белән таныштыру, актив иҗат иткән төрле буын каләм ияләре хакында мәгълүмат бирү, иҗатка омтылышы булган балаларны барлау, алар өчен иҗат лабораториясе булдырып, остаз каләм ияләреннән иҗатларына бәя алуны максат итеп куя.
Әлеге чарада республикабызның Арча, Балтач, Балык Бистәсе, Киров өлкәсенең Малмыж районыннан килгән командалар катнашты. Бәйге татар халкының мәшһүр әдибе Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган иде. Ярыш башланганчы, гадәттәгечә җирәбә уйнатылды һәм үзара көч сынашачак парлар билгеләнде. Беренче этапта һәр команда үз исеме, девизы һәм команда әгъзалары белән таныштырды. Алдагы этапларда командалар тизлеккә такмаклар язуда көч сынашты, бирелгән сүзләрдән шигырьне танып белүдә ярышты. «Йөзек салыш» уенында катнашу, «Аулак өй», «Балага исем кушу» йолаларын күрсәтү мизгелләре аеруча җанлы үтте.
Беренче бәйгедә катнашучыларга «туралган» шигырь сүзләрен дөрес тәртиптә төзү һәм шигырьнең авторын әйтү максаты куелса, икенчесендә һәр команда алдан әзерләп килгән йоланы күрсәтергә тиеш иде. Өченче бәйгедә – «Йөзек салыш» уенында йөзек салынган уенчыга Тукай иҗаты буенча сорауларга җавап  бирү бурычы йөкләнде. Бу бәйгедә тагын бәхете елмайган һәр катнашучыга сынау да әзерләнгән иде: кемгәдер – жырларга, кемгәдер – биергә, шигырь сөйләргә яки гади бер сорауга жавап бирергә туры килде.
Шунысы куанычлы: чарада Балык Бистәсе районының Рәхимә Рәшитова җитәкчелегендәге “Ак калфак” иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы  әгъзаларыннан торган “Чулман” командасы бәйгедә сынатмады. Катнашучыларыбыз берсеннән-берсе оста иде. Команданы гармун моңнары белән Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Җәләлов баетып торды.
Команда капитаны Лилия Кәримуллина Балык Бистәсе районы белән таныштырды, аннары исә команда кызлары үзләре белән таныштырып чыкты. Чулманлылар “Шәл бәйләү” йоласын тәкъдим итте.  Күгәрчен авылы мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфирә Кәлиева шәл  бәйләү серләре  белән уртаклашты. Әлеге авыл, белгәнебезчә, шәлчеләре белән тирә-якта дан тота. Күгәрчен авылы апаларының шәлләреннән дә җылырак шәл бармы икән ул? Инде ничә буын, әлеге һөнәр-осталыкны саклап, шәл җылысын күңел җылысы белән үреп, башкаларга да бүләк итеп яши.
Чара барышында татар халкында киң таралыш алган “Кояш чыга кызарып” уенын да башкардык. Индира Илалова үзенең моңлы җырлары, Юлия Вәлиева биюләре белән барчабызны да таң калдырды.
“Дөресен әйтим, әзерләнү бик авыр булмады, моңа бер ай  вакытыбыз киткәндер. Әзерлек барышында әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне, йолаларны, төрле уеннарны хәтеребездә яңарттык, алар турында китаплардан яңа белемнәр тупладык. Ярышның темасы алдан ук билгеле булганлыктан, Габдулла Тукай иҗаты турында да бик күп укыдык, шигырьләрен өйрәндек, шуңа күрә дә бу ярышка без үз көчебезгә ышанып килдек”, – ди бәйгедә катнашучы Гүзәл Хәбибуллина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса