Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үткәннәрне саклый бүген, хәтер йорты – музейлар...

Тарихыбызны онытмау, киләчәк турында кайгырту, туган төбәккә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә, халкыбызның рухи мирасын, гореф-гадәтләрен киләчәк буыннарга җиткерүдә туган якны өйрәнү музейларының әһәмияте зур.

Безнең Котлы Бөкәш авылы мәктәбендә эшләп килүче “Туган якны өйрәнү” музее 1985 нче елның 9 маенда ачылды. Аңа шушы төбәкнең тарихчысы Кәримулла Ахунов нигез салды һәм үзеннән соң бай тарихи мирас калдырды. Биредә Чаллы ханлыгыннан табылган экспонатлар аеруча кыйммәтле истәлекләрдән санала. Шулай ук якташыбыз, танылган композитор Фәтхерахман Әхмәдиевның шәхси әйберләре, фотоаппараты музейга килүчеләрдә зур кызыксыну уята. Кабул ителгән һәр яңа әйбер безнең өчен зур табыш. Авыл халкына, укучыларга рәхмәт, кайбер экспонатларны балалар әти-әниләреннән, әби-бабайларыннан сорашып үзләре алып киләләр.

Музейда һәр табылдыкның тарихи әһәмияте бар. Тукылган сөлгеләр, ашьяулыклар, чабата, башмаклар, бишек һәм башка борынгы әйберләр – барысы да озын юллар үтеп бүгенгәчә килгән олы истәлекләр. Шуңа күрә безнең музей балаларда гына түгел, өлкән яшьтәге кешеләрдә дә зур кызыксыну уята. Ветеран укытучылар белән бергәләп мәктәпнең үткәненә, Кызыл Йолдыз районы чорларына кагылышлы фотоальбомнарны карыйбыз. Алар күңелләре белән балачакларына, яшьлекләренә кайталар, хәтерләрен яңарталар. Әнә шулай музейдагы кечкенә генә экспонат та зур вакыйганы күзалларга ярдәм итә, әби-бабаларыбызның тарихын онытмаска булыша.

Мәктәп укучылары музейда еш булалар. Бу аларга патриотик тәрбия бирүдә һәм белемнәрен арттырырга нык ярдәм итә. Бөек Ватан сугышы елларында якташларыбызның фронттагы батырлыклары, тыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәтләре турындагы ядкарьләр бала күңелендә туган якны, аның халкына хөрмәт, мәхәббәт хисен тәрбияли. Мондый чаралар еш кына чын мәгънәсендә тормыш дәресләренә, дөньяны танып белү дәресләренә әверелә, хәтергә берегеп кала.

Әлбәттә музейдагы экспонатларны күз карасыдай кадерләп, аларның торышын, зәвыгын барлык таләпләргә туры китереп саклый белү дә зур игътибар, хезмәт сорый. Бүгенге көндә биредә 3555 экспонат исәпләнә. Аларны елдан-ел тулыландырып тору бик кирәкле гамәл, бу безнең бурыч.

Алсу Бәдретдинова,

“Туган якны өйрәнү” музее җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса