Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нияз Таҗмиев: «Урман - төп байлыгыбыз»

Урман җирдәге иң мөһим табигый ресурсларның берсе булган һәм булып кала.

Безнең уртак бурыч – киләчәк буыннар өчен урман байлыкларын саклау һәм арттыру, аларны рациональ һәм сакчыл куллануны тәэмин итү, илнең экологик иминлеген ныгыту. Безнең эш нәкъ менә шушы принципларга нигезләнә.
Урман хезмәткәре көне районның урман байлыкларын саклау, арттыру һәм рациональ куллану белән бәйле күп кенә һөнәрләрне берләштерә. Районыбыз урманчылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен эшләрендә зур казанышлар белән каршы алалар.


2023 елда урманнарны торгызу буенча эшләр күләме 147 гектарны тәшкил итте. Урман культураларын утырту 90 гектар мәйданда башкарылган. Соңгы елларда урман культураларын агротехник карау 850 гектар мәйданда үткәрелде. Узган һәм агымдагы елларның урман культуралары 288 гектар мәйданда  тулыландырылган. Хәзерге вакытта киләсе - 2024 елда урман культураларын булдыру өчен урман участокларын әзерләү бара. Урман культуралары өчен туфрак эшкәртү бүгенге көндә 50 гектар мәйданда, план буенча 98 гектар мәйданда башкарылган.


Урманчылык буенча янгынга каршы профилактика буенча план күрсәткечләре тулысынча үтәлгән. Минеральләштерелгән полосаларны карау 72 километрда башкарылган. Урманнарда янгын куркынычын оператив бәяләү һәм вакытында чаралар күрү максатыннан җир өсте патруле үткәрелә. Эшне яхшы оештыру нәтиҗәсендә 10 елдан артык урман янгыннары теркәлмәгән.

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Нияз Таҗмиев,
“Кызыл-Йолдыз урманчылыгы” җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса