Уразада нәрсә - ярый, нәрсә - ярамый.
Ураза тоткан кешегә түбәндәге эшләр сөннәт булып санала:
1) таң атканчы, төнлә торып сәхәр ашау;
2) ураза тотып, нәфесне гөнаһлы эшләрдән тыюны ният кылу;
3) кәсептән бушаган вакытларда дини китаплар уку;
4) кояш баегач, ахшам намазын укыганчы авыз ачу.
Ураза вакытында көндезен түбәндәге 10 төрле эшне кылу мәкруһ санала:
1) файдасыз сүзләр сөйләү;
2) әдәпсез сүзләр сөйләү;
3) мунчага кереп, озак утыру;
4) суга чумып коену;
5) ризык һәм сагыз чәйнәү;
6) берәр азыкка телне тидереп татып карау;
7) ирнең хатынын, хатынның ирен үбүе;
8) ифтар кылмыйча, ике көн рәттән ураза тоту;
9) нинди дә булса бер гөнаһлы гамәл кылу;
10) авыруының артачагын белә торып ураза тоту.
Ураза тоткан кешегә түбәндәге 6 төрле эшне башкару дөрес санала:
1) Балага ризык чәйнәп бирү (баланың ризыкны башкача кабул итү мөмкинлеге булмаганда);
2) күзгә сөрмә тарту;
3) тәһарәт вакытында мисвәк белән тешләрне пакьләү, әмма чистарткан вакытта бүленеп чыккан төкерекне һәм мисвәкнең кисәкләрен йотарга ярамый;
4) кан алдыру;
5) сөлек салдыру;
6) госел коену.
Түбәндәге дүрт төрле эш уразаны боза:
1) борчак кадәр генә булса да, берәр ризык яки дару йоту;
2) бер тамчы кадәр генә булса да, су яки дару йоту;
3) якынлык кылу;
4) авыз тутырып косу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia