Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урахча мәктәбе махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына ярдәм күрсәтүдә үз өлешен кертә.

Урахча мәктәбендә балаларны патриотик рухта тәрбияләү юнәлешендә максатчан эшләр башкарыла

Урахча мәктәбе махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына ярдәм күрсәтүдә үз өлешен кертә. 
Педагогик коллектив, укучылар, ата-аналар даими рәвештә мобилизацияләнгән балыкбистәлеләр өчен кирәкле продукция һәм башка кирәк-ярак әйберләр туплап, аларның тизрәк исән-сау әйләнеп кайтуын теләп язылган хатлар җибәрәләр. Укучылар мобилизацияләнгән авылдашларының гаиләләренә хуҗалык эшләрендә ярдәм күрсәтәләр, спектакльләр куялар һәм җыелган акчага хәрбиләр өчен татлы ризыклар алып аларны әти-әниләренә тапшыралар.
Күптән түгел махсус хәрби операциядән ялга кайткан, үзләре дә кайчандыр шушы мәктәпне тәмамлаучылар укучылар белән очрашуга килгәннәр иде. Алар балаларга үз илләре гражданнарының тынычлыгы сагында торулары турында сөйләделәр.
Мәктәп коллективы авыл җирлеге Советы, авыл клубы белән тыгыз бәйләнештә тора, үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү буенча уртак чаралар оештырабыз. Үрнәк алырлык кешеләр күп бездә. Авылыбыз өч Советлар Союзы Герое - Михаил Иванович Рыжов, Климент Сергеевич Русаков, Селиверст Васильевич Давыдовның туган җире. Алар авылыбызның горурлыгы. Без алар турында балаларга «Батырлык дәресләрендә», сыйныф сәгатьләрендә сөйлибез, Россия Геройлары көнендә, Бөек Җиңү бәйрәмендә истәлекләрне яңартабыз, «Хәтер бакчасы» акциясендә катнашабыз. Укучыларыбызга туган җиргә, туган авылга, аның кешеләренә мәхәббәт тәрбиялибез.  

Светлана Кириллова, 
тәрбия эше буенча директор урынбасары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса