Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урахча авылында яшәүче Клавдия Глинушкина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Шушы көннәрдә Урахча авылында яшәүче Клавдия Федоровна Глинушкина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аңа Россия Федерациясе Президенты исеменнән котлау хаты, шулай ук район башлыгы исеменнән бүләк тапшырылды.
Клавдия Глинушкина  1932 елның 31 мартында ТАССРның Балык Бистәсе районы Уракчы авылында колхозчылар гаиләсендә туа. Аны әнисе ялгызы гына тәрбияләгән. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булган.
Урахча җидееллык мәктәбен 1950 елда тәмамлап Чистай педагогия училищесына укырга керә, аны 1953 елда тәмамлый. Училищены тәмамлаганнан соң, Казан шәһәренең «Искож» заводына караган 68 нче балалар бакчасында 1962 елга кадәр тәрбияче булып эшли. Шул елны гаилә хәллере буенча Урахча авылына кученә, анда сигезьеллык мәктәбендә пионервожатый, башлангыч сыйныфлар укытучысы булып 1976 елга кадәр эшли. Сәламәтлеге какшау сәбәпле эшен калдырырга туры килә. Ике бала: ул һәм кыз тәрбияләп үстергән. 
- Сугыш елларында мәктәптә дәресләрдән соң, каникуллар вакытында да без өлкәннәр белән беррәттән колхоз кырларында эшләдек.  Сугыш авырлыклары хатын-кызлар, картлар һәм балалар җилкәсенә дә төште. Без үзебез исән калу өчен көрәштек, яшәдек.  Авырлыкларга карамастан, мин яхшы укырга һәм эшләргә тырыштым, - дип искә ала Клавдия Федоровна. 
Сугыш елларында тылда хезмәт куйган өчен «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде, тыл  һәм хезмәт ветераны.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса