Олы Елга авылында Халыкара Җир көненә багышлап чара узды
Олы Елга авылының ”Умырзая” балалар бакчасында, 22 апрель – Халыкара Җир көненә багышлап чара уздырылды.
Барлык балалар белән иң элек Җир шары моделен уртага куеп “Аккалач”уенын уйнадык,табигатьне саклау буенча биремнәр үтәдек,эколята дуслары белән бергә җәнлекләр, кошлар турында табышмакларга җавап бирдек,урманчының кызыклы сорауларына җавап таптык, кулчатырга яшеренгән күбәләкләрдәге сынамышлар дәвам иттек. “Оча-очмый”, Төлке һәм куяннар”,”Кояш һәм яңгыр” хәрәкәтле уеннарын уйнадык.
Бәйрәм урманчының тәмле күчтәнәчләре белән сыйлануда тәмамланды”, - дип хәбәр итте безгә “Умырзая” балалар бакчасы тәрбиячесе Рушания Сибгатова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia