Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Умырзая” балалар бакчасында күңел ачу чарасы булып узды

Умырзая” балалар бакчасында “Күбәләк” зурлар төркемендә “Хуш киләсең, алтын көз” исемле күңел ачу чарасы булып узды.

Бәйрәм көнне спорт мәйданчыгы балалар тавышыннан гөр килеп торды. Кинәт җил белән Тылсымлы Яфрак очып килде. Анда нидер язылган  иде. Кыштырдавык исемле яфрак кызы хат аша балаларга җәнлекләрнең авыруы турында,витаминлы кәрзинне эзләргә балаларны ярдәмгә чакырды. Балалар урманда тиенгә чикләвек җыештылар,аюга җылы өн ясадылар, еланнар ауладылар, көнгерәгә балаларын җыештылар. Һәм яшелчәләр, җиләк-җимеш тутырылган кәрзинне таптылар, витаминнар белән җәнлекләрне сыйладылар. Аннан җәнлекләрне үзләренең  җыр, биюләре белән күңел ачтырдылар, җырлы-биюле уеннар уйнадылар.
Балалар канәгать булып, витаминнар белән сыйланырга дип  балалар бакчасына кайтып киттеләр.

 

 

Рушания Сибгатова,
 Гүзәл Хәсәнова,
 Олы Елга авылының “Умырзая” балалар бакчасы тәрбиячеләре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса