«Улыма бәхет сорамаганмын»
Улы Фирдүс институтта укый башлагач, Алия исемле кыз белән дуслашып китте.
Әнисе белән генә яшәүче бу кызны беренче күрүдә үк яратмады Илнура. Була бит шулай — кайбер кешеләрне ошатмыйсың, ә кайберләре күңелеңә бик якын була. әллә эчке сиземләүдәнме бу? «Улым, бу кыз сиңа пар була алмый, ул сиңа тиң түгел», — дигәч, Фирдүс кычкырып көлде. «әни, — диде ул, — мин бит аңа өйләнергә җыенмыйм».
Бу сүзләрне ишеткәч, Илнура тынычланып калды. Чыннан да, нигә борчыла соң әле ул. Фирдүскә бары егерме яшь. әллә нинди әйбәт кызлар очрар әле юлында. әмма Алия Фирдүстән башка тормышын күз алдына китерә алмый иде ахрысы. Фатирга килеп йөрүе генә җитмәгән, инде Фирдүсне эзләп, бакчага да килеп йөри башлады. Илнура сизде, кыз әкрен генә егетне үзенә ияләштерә. Бу очракта ул көчсез иде. Урысларда шундый әйтем бар: төнге күкенең тавышы көндез кычкырганыкына караганда көчлерәк дигән. Тормыштан алынган бик дөрес җөмлә бу. Ә беркөнне Фирдүс әнисенең эшенә чылтыратып, бүген өйдә кунмаячагын, ә Алия белән аның әбисеннән калган фатирда ир белән хатын булып яши башлаячакларын хәбәр итте. Илнура өнсез калды. Ничек инде? Кызның кулын сорарга егетнең әти-әнисе тиеш түгелме соң? Ләкин яшьләр берни ишетергә теләмәделәр. Имеш Алиянең әнисе моңа ризалыгын биргән. Ә әти-әнисенең фикере Фирдүс өчен мөһим түгел. Илнура шул көнне улының үзеннән ерагайганын сизде. Ә бит ана белән ул бер-берсенә якыннар иде. Илнураның ире кызын бик иркәләсә, әни улы өчен өзелеп тора иде. Кайбер кеше өчен бу бәлки сәер тоелыр. Баштарак Фирдүс һәр көнне чылтыратып, хәлләрне сораса, аннан чылтыратулары сирәгәйде. Эшкә урнашкан икән. Имеш, гаилә булгач, акча күп кирәк. Илнураны яшәгән фатирына чакырмады ул. Бер-ике тапкыр әйберләрен алырга кереп чыкканда да, ачылып сөйләшмәде әнисе белән. Илнура аптырады, елап бетте. Әмма улының нигә алардан читләшүен аңлый алмады. Ә бер керүендә улы әнисенә: «Сез зур фатирда яшәп ятасыз, ә минем торырга урыным юк», — дип дәгъва белдерде. «һай, улым, — диде Илнура, — үз теләгең белән чыгып киттең ләбаса. Фатирны бүлсәк, үкенечкә калмагае». Әмма фатирны сатып, ике бүлмәле фатирга күченергә туры килде. Калган акчаны улының кулына тоттырды Илнура. Берничә көннән Фирдүснең бик кыйбатлы чит ил машинасы сатып алып, аны Алиягә рәсмиләштергәнен ишеткәч, бик ачуы килсә дә дәшмәде. Бу кыз кыйбатлы ташлар белән бизәлгән алтыннан эшләнгән йөзекләр дә ярата булып чыкты. Илнура улы укуын ташламагае дип курыкты. Инде начар гадәтләргә генә өйрәнмәсә иде дип тә үзенә-үзе шом салды. Төннәрен йоклый алмый башлады. Кысан фатирга ире белән кызы да ияләнә алмый изаландылар. ә Фирдүс үзенә тору урыны эшләү турында уйламады да. Әйтерсең лә аны алыштырып куйдылар. Бер ел чамасы вакыт шулай үтеп китте. Соңгы курста укуын ташлады Фирдүс. Ул моны тиздән бала алып кайтачаклары белән аңлатты. ЗАГСка барып, язылышып та кайттылар Алия белән. ә менә сирәк кенә күрешкәндә бала көткәнен сизмәде килененең Илнура. Аптырагач, бу хакта улыннан сорады ул. Алия, имеш, бала табуны кичектереп торырга уйлаган икән. «әллә төшерде микән, Ходаем», — дип коты очты Илнураның. Фирдүс укуын дәвам итәргә уйламады да. Фатир сатып алырга бирелгән акчалар да Алиянең бәйрәм итеп яшәргә яраткан тормышына кереп китте. Мондый хәлләр булыр дип башына да килмәгән иде Илнураның. Боларны миңа сөйләп утырганда: «Улыма Ходайдан озын гомер, тәүфыйк сорадым. ә менә бәхетле булсын дип әйтергә онытканмын, ахрысы, мин, дустым», — диде ул.
Алмазия ГАТИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа