Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Улым, сине Герой исеме бирелү белән котлыйм!" - хәбәрчеләр Дамир Йосыповның туган йортында булды

ТНВда чыгып килүче "Адымнар" тапшыруы хәбәрчеләре бөтен дөньяны таң калдырган очучы Дамир Йосыповның туган йортында булып кайтты.

 Тапшыру шимбә, якшәмбе көннәрендә эфирга чыкты.

"Ул үзен батыр дип санамаса да, батырлыгына баш имичә булмый. Горурланабыз", - ди журналистлар.

Бу фикерне дәвам итеп, әлеге видео астында бик күп комментарий калдырганнар.   "Батырлыкны сорап алмыйлар. Аны алдан уйлап куеп та булмый! Аллаһы Тәгалә әлеге самолеттагы 230 кешенең гомерен шушы мөселман егете ярдәме белән саклап калдырган. Аллаһ икенче тапкыр гомер бүләк итсә, Дамир Йосыпов монда сәбәпче ролен башкарган кеше. Димәк, ул штурвал артына утырганда ук бисмилләсен әйтеп, Аллаһка тапшырып, күккә күтәрелгән! Ул бит Корьәнне оригиналдан укыган егет! Сөбханаллаһ! Гомер бирсен, сәламәтлек бирсен Аллаһыбыз!"   "Олимпиададагыларга яхшы машиналар бирделәр, кая бу геройга? Матди яктан да бүләк бирсеннәр"    "Күпме кеше гомерен саклап калган батыр кеше!" - дип язалар.  

Моңа кадәр "Матбугат.ру"да 16 август көнне Президент Владимир Путин Мәскәү өлкәсендә кукуруз кырына самолет утырткан "Урал авиалинияләре" пилотларына Россия Геройлары исемнәрен бирде, дип хәбәр иткән идек.   "Жуковский аэропортында штаттан тыш утыртылган һава судносы экипажын бүләкләү турындагы указга кул куйдым", - дип белдергән дәүләт башлыгы, Куркынычсызлык советының даими әгъзалары белән киңәшмәне  ачканда.     

Президент һава судносы командиры Дамир Юсупов һәм икенче пилот Георгий Мурзинның Россия Геройлары исемнәре, экипажның калган әгъзалары Батырлык орденнары белән бүләкләнүен билгеләп үткән.      Путин шулай ук мондый һәлакәтләрнең мөмкин кадәр азрак булачагына ышаныч белдерде. "Мондый хәл бөтенләй булмасын иде", - ди ул. "Әмма әлеге компаниянең очучылар составын әзерләү сыйфаты канәгатьләнерлек", - ди Путин.

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=26260

фотоpravda.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса